Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Наше время - Безнең заман» IX фестиваленә гаризалар кабул итү кампаниясе башланды

«Наше время – Безнең заман» IX Республика эшче яшьләр телевизион фестиваленә гаризалар кабул итү кампаниясе ачылды. 2021 елгы Фестиваль Туган телләр һәм Халык бердәмлеге елына багышланган. Гаризалар 25 сентябрьгә кадәр кабул ителә.

Фестиваль эшче һәм инженер һөнәрләрен популярлаштыруга, эшләүче яшьләрнең иҗади потенциалын ачуга юнәлдерелгән. ТР Президенты Р. Н.Миңнеханов ярдәме белән һәм ЮНЕСКО эшләре буенча РФ Комиссиясе эгидасы астында үткәрелә.
«Наше время – Безнең заман» да 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге (һәм команда составында 45 яшькә кадәр) яшьләр катнаша ала.
Татарстан Республикасы учреждениеләре һәм предприятиеләре, милек формасына карамастан, фестивальдә катнашу өчен командалар яки аерым башкаручылар җибәрә, алар үзләренең номерларын «Музыкаль юнәлеш», «Бию юнәлеше», «Дан минуты» һәм «предприятие визиткасы-презентациясе» (визитканы Казанда суперфиналга узган командалар гына әзерли) номинацияләрендә тәкъдим итә.
Гадәттәгечә, фестиваль зона этапларыннан башлана. Быел алар 8-9 октябрьдә Әлмәттә, 15-16 октябрьдә Түбән Камада, 22-23 октябрьдә Казанда һәм 29-30 октябрьдә Яшел Үзәндә узачак.
Зона этапларын уңышлы узган командалар 12-13 ноябрьдә фестивальнең суперфиналында очрашачак. Ул Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетының Концерт залында узачак. 
15 ноябрьдә «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында гала-концерт узачак. Анда җиңүче команда-Гран – при иясе игълан ителәчәк һәм ТР Президентының традицион күчмә кубогы һәм 500 000 сум күләмендә акчалата премия тапшырылачак.
«Безнең заман геройлары» махсус призы иясе 300 000 сум күләмендә акчалата премия алачак.
Катнашу өчен гаризалар 25 сентябрьгә кадәр рәсми сайтта кабул ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев