Мөслим-информ

Наркотиклар сату турында ышаныч телефонына хәбәр ит

13 марттан алып 24 мартка кадәр Татарстан Республикасы территориясендә "Үлем белән кайда сату итүләре хакында хәбәр ит" наркотикларга каршы гомумроссия акциясенең 1 этабы үткәрелә.

Ел саен Россиядә наркотиклардан 100 000 үлә. Акцияне үткәрүнең максаты: наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш, медицинада булмаган максатларда куллануны пролиактикалау, наркотикларга бәйле кешеләргә медицина һәм психологик ярдәм күрсәтү.

Акция үткүрү чорында Сез наркотиклар сату һәм тарату урыннары хакында хәбәр, наркотикларга бәйле кешеләрне дәвалау һәм реабилитацияләү буенча консультация һәм ярдәм ала аласыз.

Ышаныч телефоннары:

ТР буенча эчке эшләр министрлыгының дежур бүлеге: (8432) 912-002

"ТР наркология диспансеры": (8432) 72-35-43

"Яр Чаллы наркология диспансеры": (8552) 39-68-39

Гомумроссия бердәм номеры белән балалар өчен ышаныч телефоны: 8-800-2000-122.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: