Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Нарат күркәсеннән - шифалы кайнатма

Нарат күркәсеннән әзерләнгән кайнатма полиартрит, бронхит, ангина, астма, грипптан дәва. Кан тамырларын ныгыта, холестиринны киметә.

Иске Вәрәш авылында гомер итүче Бәһиҗә апа Баһауова газета укучыларыбызга бик тә файдалы рецептлар тәкъдим итә.

– Нарат күркәсеннән әзерләнгән кайнатма полиартрит, бронхит, ангина, астма, грипптан дәва. Кан тамырларын ныгыта, холестиринны киметә. Күркәләрне иртә җәйдә җыярга кирәк. Быел, яз соңару сәбәпле, күп кеше аларны таба алмый. Әле бер атна элек кенә җыеп кайттым. Күркәләр бар һәм аларны җыярга менә дигән вакыт. Әле катыланмаганнар – яшел һәм йомшаклар.

Кайнатма өчен күркәләрне юып, вакларын – 4кә, эрерәкләрен 5-6 кисәккә бүләм. Өсте күмелерлек итеп су салып, кәстрүлдә 15-20 минут кайнатам. Күбеген җыеп торам. Аннары бал өстәп, сүрән утта 10-15 минут кайнатып алам. 4 сәгать бүлмә температурасында тотканнан соң, вак банкаларга тутырам да, суыткычка куям. Әлеге кайнатманы көнгә 2-3 аш кашыгыннан артык кулланмаска киңәш итәләр. Кайнатманы 1 килограмм күркәгә 1 стакан су, 1,5 килограмм исәбеннән шикәр комы салып әзерләргә дә була. Кемгә ниндие ошый инде.

Бер танышым нарат күркәсен телемнәргә турап киптерә икән. Анысын да эшләп карадым. Туралган күркәләрне кәгазь яки чүпрәк өстендә күләгәле урында киптерергә кирәк. Болгаткалап торсаң яхшы. Аны чәйгә салып эчәргә була. Шул ук танышым, кофе тарткычтан чыгарып, камырга да куша икән.

Бер баргач нарат күркәсен күпләп җыясыз икән, артыгын туңдыргычта саклап торырга, вакыт булгач кына кайнатырга да мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X