Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Нарат Асты авылына ничә яшь?

Безнең авылның барлыкка килүен тарихчылар XXVIII гасыр башы белән бәйләп аңлаталар. Бу, беренче карашка, дөрес кебек, чөнки Рәсәйдә халык санын ала башлау Петр патша чорына карый. Нарат Асты авылы да шул “переписная книга”ларда искә алына башлый. Ә чынлыкта ничек булган соң?

Авыл 1928 елга кадәр Ык ярында, Катмыш авылы каршында урнашкан була. Хәзер бу урында – басу. Биек урынга – тау өстенә күченүенең төп сәбәбе – язгы ташу вакытында авылны су басулар кабатланган. 2010 елда да бу урынны су басты. Без бәләкәй чакларда, басу кардан арынгач, әлеге урында төрле әйберләр, борынгы акчалар таба идек. 1776 елгы биш тиенлек “Сибирская монета” хәзер дә саклана. Бу акча Пугачев яуларыннан соң куланылышта йөргән булып чыга. Сүз уңаеннан, тарихчы язучы Вахит Имамов үзенең “Безнең төбәк тарихы” китабында: “Нарат Асты авылында оешкан отряд, Пугачев ягында торып, Минзәлә крепостен штурмлауда катнаша”, – дип яза... 
Мин яшь чакта Мөслим музеена кереп, андагы экспонатлар белән танышып йөрергә ярата идем. Бинасы кечкенә булса да, бик бай эчтәлекле музей иде ул. Нарат Астына багышланган бер стенд бигрәк тә ошый иде. Ул зәңгәр рамлы пыяла астында түр стенага элеп куелган иде. Аның астына “Нарат Асты авылы янында Ык ярында неандертал чорында яшәгән кешеләрнең торулык урынында табылган ау һәм көнкүреш әйберләре” дип язылган. Анда сөяктән ясалган гарпуннар, ук очлары һ.б. әйберләр урнаштырылган иде. Ул  чор кешеләренең 30-40 мең ел елек яшәгәннәрен искә алсаң, гаҗәпләнерлек. Әммә яңартылган Мөслим музеенда бу стенд инде юк (ике күченү – бер пожарга тиң, ди безнең халык). Мамонт сөягеннән ясалган хәнҗәрне минем дә тотып караганым булды. 
Миңа 8-9 яшьләр булгандыр, авыл көтүен көтәбез. Иртән сыерларны Ык буеннан Тегермән чокырына таба ашатып барабыз (ул урынны мөслимлеләр “шарлавык” дип йөртә). Әскать абый белән Алфир абый Латыйповлар, Ыкның текә ярын мәгарә ясап казып кергәннәр дә, шунда учак ягып, төнлә балык тотканнар. Казыган балчыклары арасында бер сары сөяк ялтырый. Тартып чыгарсам – бильярд шары кебек сап-сары, шома, бер җире дә черемәгән хәнҗәр! Буе – 35 сантиметр тирәсе, тоткасында 5 миллиметрлы тишеге дә бар. Кулда чыбыркы белән ашамлык салынган “сетка”. Хәнҗәрне сеткага салсам, төшеп китә. Көне буе таудан тауга йөгереп сыерларны куганда артык йөк була дип уйладым да, яр өстендә үсеп утырган куш тополь арасына кыстырып, кич кайтканда алырмын әле дип, китеп бардым. Кичен тау өстеннән кайтырга туры килде, нык кына арыган да идем. Барып ала алмадым. Гомер буе шуңа үкенеп яшим. 
Без үскәндә Ык күпере Мәллә елгасы тамагында иде. Менә шул күпер буена авылыбызның бульдозерчысы Вагыйз абый Хафизов, Ык ярыннан ком эттергәндә, ком арасында бронзадан эшләнгән бизәнү әйберләрен, сугыш коралларын күреп ала. Аларны, чиләккә җыеп, өенә дә алып кайта. Бу турыда колхоз җитәкчеләренә хәбәр итә. Алар – югарыдагыларга. Нәтиҗәдә 1970-80 елларда – Е.П.Казаков, 1971 елда П.Н.Старостин җитәкчелегендәге археологлар, Мөслимгә килеп, казу, тикшеренү эшләре башкарып, таш һәм бронза гасыр каберлекләре, торулыклары табалар. Бу табылдыклар хәзер ТР Фәннәр академиясенең Тарих институты археологик тикшеренүләр милли үзәгендә сакланалар. Тарих фәнендә бу ачышлар “Меллятамакский археологический комплекс” исеме астында урын алган. Иң мөһиме – бу табылдыкларны галимнәр “Урта Идел буенда иң борынгы кешеләр яшәгән торулыклар, каберлекләр” дип бәялиләр! Әмма, гаҗәп хәл, Мөслим музеендагы археологик казу эшләре алып барылган урыннар картасында Нарат Асты авылы янында (Ык елгасының уң ягында) алып барылган казу эшләре күрсәтелмәгән. Тагын да гаҗәбрәге: энциклопедияләрдә бу урыннарны беренче булып табучы дип Мәлләтамак урта мәктәбе директоры Хәмит Әхмәтов күрсәтелгән. Без Хәмит абыебызны зур хөрмәт белән искә алабыз, ләкин бу каберлекләрне, торак урыннарын беренче булып тапкан һәм җитәкчеләргә вакытында хәбәр иткән Вагыйз Хафизовның исеме дә тарихта лаеклы урын алырга тиеш, дип уйлыйм. Археологлар табылдыкларны, кайсы авыл янында табылса, шул авыл исеме белән атыйлар. Мәсәлән, “Пьяный бор” культурасы.
Ык елгасының уң ягында – Нарат Асты янында (авылның элекеге урыныннан 100 метр ераклыкта гына) табылган археологик табылдыклар да “Наратастинский комплекс” дип аталырга тиешләр иде дә бит, монда да тарихи дөреслеккә хилафлык килгән. Акыл иясе Демокрит: “Дөреслеккә бер тамчы хилафлык та төзәтә алмаслык хата-хәвефләргә юл ача”, дип язып калдырган. Бу урында безгә: “Ярый инде, Мәллә елгасы тамагында табылган бит”, дип юанырга гына кала.
Быел Мөслимебездә Бөтенрәсәй авыл Сабантуе узды. Районыбызга килгән кунакларга күрсәтерлек истәлекле урыннар җитәрлек. Шулай да, килгән кунакларны “Мөслим районы җирләре, ямьле Ык буйлары – Урта Иделдә иң борынгы кешеләр яшәгән төбәк” дигән плакат-лозунглар белән каршы алган булсак, безнең якларның даны тагын да ераграк таралыр, ә бу, үз чиратында, Мөслимдә авыл туризмын үстерүгә юл ачар иде. Нарат Асты, Мәлләтамак авыллары янындагы археологик ядкәрләр табылган урыннарга “Монда безнең эрага кадәр 300 еллар элек кешеләр яшәгән” дигән таш билгеләр куелса, ул урыннар тәртипкә китерелсә, район тарихы тагын да баер иде, дип уйлыйм. 
Нарат Асты авылына ничә яшь дигәндә, тулы ышаныч белән: “Авылыбызга ким дигәндә – 2321 ел!” дип җавап бирәм. Чөнки ул торулыкларда, каберлекләрдә табылган кешеләр – безнең авылдашларыбыз. Алар да шушы ук җирләрдә, урманнарда йөргәннәр, Ык суында, күлләрдә балык тотканнар, шул ук чишмәләрдән су  эчкәннәр. Нарат Асты авылында халык меңәр еллар буе яшәгән, яши һәм киләчәктә дә яшәячәк.
Мөнир Ситдыйков. 
Нарат Асты.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев