Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Намус”та рекордлы уңыш алалар

Игенчелек культурасын елдан-ел арттыра баручы “Намус” агрофирмасында гектар биремен арттыру буенча масатчан эшлиләр.

Соңгы вакытта күзәтелгән яңгырлар урак барышы­на төзәтмәләр кертә. Ае­рым көннәрдә комбайннар басуга керә алмый. Район авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек идарәсеннән алын­ган мәгълүматларга кара­ганда, район буенча 6 мең гектардан артык мәйданда бөртекле һәм бөртекле- кузаклы культуралар җыеп алынды. Нигездә арыш, көзге бодай, борчак уру бара. Бөртеклеләрнең гектар би­реме уртача 40,8 центнер тәшкил итә. 55-60 центнер уңыш белән куандырган басулар да бар. “Намус” аг­рофирмасында “Скипетр” сортлы көзге бодайдан 60 центнер уңыш алалар.

“Намус” агрофирмасының рекордлы уңыш биргән көзге бодай басуы – олы юл буен­да. Моннан узганда авыл хуҗалыгыннан ерак торучы­лар да басуның чисталыгына, массасының куелыгына игъ­тибар итми калмагандыр.

Уңыш муллыгына ирешүдә технологик таләпләрне вакы­тында һәм төгәл үтәү белән бергә игенчелектә төп көч булган механизаторлар ту­рында кайгырту, аларның хезмәтен тиешенчә бәяләү дә зур роль уйный. Без кыр­да игенчеләрне бүләкләү ва­кытына туры килдек. Бер ка­раганда, әле уракның башы гына бит. Ә нинди бүләк ту­рында сүз булырга мөмкин? Баксаң, язгы кыр эшләрендә югары хезмәт нәтиҗәләренә ирешкән механизаторларга Рәхмәт хаты һәм акчалата пре­мия тапшырулары икән.

– Мондый игътибар эшкә дәрт өсти. Уракта да тырышып эшләүне максат итеп куйдык, – ди икмәк ташуда эшләүче механизатор Марсель Солта­нов.

Агрофирмада быел көзге культуралар 2556 гектар­да үстерелгән, 1400 гектар­да арпа иккәннәр. Әлегә басу­да дүрт комбайн хәрәкәт итә. Алга таба аларның саны артыр дип көтелә. Комбайнчылар­га җитештерүчән эшләү өчен бөтен мөмкинлекләр дә туды­рылган.

– Икмәк төяүче трактор­лар бункер тула башлауга ки­леп җитә, бернинди тоткар­лык юк. Заправканы да басуда гына ясыйлар. Янгын сүндерү, техник хезмәт күрсәтү ма­шиналары да янәшәдә генә. Ашату яхшы. Шулай булгач, эшләргә дә эшләргә генә, – ди тәҗрибәле комбайнчы Мак­сим Тазов.

Икмәк ташуга куелган 35әр тонна сыйдырышлы “Флигель” бункер-төягечләре, суктырыл­ган ашлыкның күләмен шун­да ук үлчәп, чекка кадәр чы­гарып бара. “Флигель”ләрдән ашлык “Айсон” арбаларына бушатыла. Алар үз чиратын­да икмәкне басудан аерым урындагы көшелләргә чыга­ра. Икмәк ташуда соңгы чыл­быр прицеплы КамАЗ маши­наларына барып тоташа. Алар гәрәбәдәй бөртекләрне элева­торга алып китә.

– Комбайннар ашлык бу­шатканда да туктап тормый – суктырып бара. Вакытка эко­номия дигән сүз бу, – ди ме­ханизатор Илсур Сәйфуллин.

“Намус” агрофирмасы ге­нераль директоры Эмиль Ка­шафетдинов сүзләренә кара­ганда, быел көзге культура­лар мәйданын шактый арты­рачаклар. 5 мең гектар мәйдан биләүче пар җиренә бодай чәчәргә планлаштыралар. Киләсе елда чәчү әйләнешенә шикәр чөгендере дә кертелер дип көтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев