Мөслим-информ

Намуслы хезмәт итте

Районыбызның авыл хуҗалыгы һәм җирле узидарәләр системасында эшләп, якты эз калдырган райондашыбыз Салихҗан Вәлиев белән беренче очрашуларыбыз мин “Сельхозхимия” оешмасында эшләгән чорда булды.

Районыбызның авыл хуҗалыгы һәм җирле узидарәләр системасында эшләп, якты эз калдырган райондашыбыз Салихҗан Вәлиев белән беренче очрашуларыбыз мин “Сельхозхимия” оешмасында эшләгән чорда булды. Оешманың Бүләк авылындагы ярдәмче хуҗалыгына барганда яисә кайтканда еш кына Салиҗан абый белән Иске Карамалыда очрашырга туры килә иде. Соңрак үзе үк туктатып хәлләрне белешә, булган яңалыкларны сөйләшеп алабыз. Йөзеннән беркайчан да тыйнак елмаю китмәгән, итагатьле итеп сөйләшкән Салихҗан абый миндә зур ихтирам хисләре уята иде. Ә 2002 елда район Советына күчкәннән соң, 11 ел аның белән кулга-кул тотынып эшләргә туры килде. Ул елларда мин Салихҗан ага Вәлиевнең чын мәгънәсендә тырыш, ачык күңелле, хөрмәтле җитәкче, тынгысыз һәм зур ихтирамга лаек шәхес булуын аңладым.

Яшьтән үк тәртип, төгәллек ярата ул. Хезмәт юлының башлангыч елларында авыл хуҗалыгының төрле тармакларында эшләргә туры килә. Аны кайда да яратып кабул итәләр, “безнең Салихҗан” дип хөрмәт итеп эндәшәләр. 1974 елда ул Куйбышев исемендәге колхозга партком секретаре булып эшкә килә һәм гомерлеккә шушы җирлектә төпләнеп кала. Чабаксарда партия мәктәбен тәмамлаган яшь егет колхоз партия тормышына яңа сулыш өреп җибәрә, үз артыннан партиялеләрне генә түгел, комсомолларны да ияртә.

Дусай авылында хуҗалык җитәкчесе булып эшләгән елларында үзенә үтә дә җаваплы, таләпчәнлеге, сүзендә тора белүе белән авыл халкында ихтирам казана. 1996 елда С. Вәлиевне Иске Карамалы авыл җирлеге башлыгы итеп сайлыйлар. Ул елларда муниципаль берәмлекләргә җирле мәсьәләләрне хәл итүдә зур җаваплылык йөкләнә. Җирлектәге традицияләрне дәвам итәргә, кешеләргә лаеклы тормыш итү өчен шартлар тудырырга кирәк. Колхоз һәм авыл җирлеге акрынлап үсә, киңәя барып, районның икенче үзәгенә әйләнде. Авыл җирлеге үзенең чисталыгы, төзеклеге белән дан тотты. Аның тырышлыгы белән Иске Карамалы авылында янгын сүндерү бүлеге төзелде. Ул һәр тармакта төзү, төзекләндерү эше җәелдерде. Салихҗан абый социаль-мәдәни объектларны төзекләндерү һәм газлаштыру юнәлешендә күп эшләде. Сабантуйларны, башка бәйрәмнәрне үз югарылыгында үткәрүгә, авылларны һәм паркларны чистарту, яшелләндерүгә зур игътибар бирде. Әле ул чорда башлыкларның машинасы юк, җирлекләрнең финанс мөмкинлекләре дә чикле иде. Шулай да Салихҗан абый җирлек башлыгы булып эшләгән чорын авыр хезмәт дип кабул итмәде: “Без бит шул йөкне тартырга куелган кешеләр. Халык белән аңлашып эшләгәндә авырлыклар сизелми ул. Иң мөһиме аларның хөрмәте кимемәсен”, – ди иде. Язгы чәчү, урып-җыю чорларында Салихҗан абый колхоздан кайтып кермәде. Кайчагында аны: “Син бишенче бригада бригадиры түгел бит. Нишләп йөрисең ул фермада, ындыр табагында?” – дип шелтәли башласам, “Соң, Рәшит Зиннурович, ничек инде шул җирлекне туендыручы, икмәкле итүчеләр өчен борчылмыйсың?! Чәчүгә механизатор таба алмыйлар, берәү белән сөйләштем әле. Фермага савымчы кирәк иде, шуны кайгырттым”, – дип, колхоз проблемаларын да үз эшедәй кабул итте.

Тормыш иптәше Зәлия апа белән дә бик матур гомер итте алар. Театр кавыштыра аларны. Партком секретаре булып эшләүче яшь егет клубка театр карарга килгән кызга үз яныннан урын бирә һәм шул көннән бирле гел янәшә була алар.

– Салихҗан белән 40 ел да 2 ай яшәдек. Ләкин ул дүрт көн генә кебек узды да китте. Беркайчан тавыш күтәрмәде, хәтер калдырырлык сүзләр әйтмәде. Авылга, колхозга килгән кунакларны өйгә алып кайту бар иде бит. Ул дәвердә ризыгы да җитмәгәндер инде. Әмма беркайчан кунакны кире борып яисә өйгә алып кереп чәй эчертмичә җибәрмәде ул. Кайчагында көн озынына кайтып керми торган иде. Чирләсә дә урын өстенә ятып дәвалана белмәде. “Уттай эш өстендә ничек чирлим дип ятмак кирәк?” ди иде. Әле бүген дә авылдашлар аны зур хөрмәт белән искә алалар. Кем генә очраса да Салихҗанның яхшылыгын сөйли башлый. Рәхмәт авылдашларга”, – ди Зәлия апа.

Катлаулы да, кызыклы да тормыш юлы үткән Салихҗан Газизович – җирлектә генә түгел, район тарихында да тирән эз калдырган шәхес. Аның күпьеллык фидакарь хезмәте күп мәртәбәләр олы бүләкләр белән бәяләнде. “ТАССР төзелүгә – 90 ел”, “Казанның 1000 еллыгы” истәлек медальләре, муниципаль район башлыгының Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары, “2003 елның иң яхшы муниципаль хезмәткәре” Дипломы – шуның ачык мисалы. 2012 елда исә аңа “Мөслим районының мактаулы гражданины” дигән дәрәҗәле исем бирелде. Бу исемгә бик тә лаек иде райондашыбыз. 2015 елда аның йөрәге тибүдән туктады. Арабызда булмаса да, аның исеме, якты истәлеге безнең күңелләрдә саклана. 2016 елда авыл җирлеге карары белән Иске Карамалы авылының Сабантуй паркына Салихҗан Вәлиев исеме бирелде. Әмма бу хактагы истәлек тактасы гына куелмаган. Киләчәктә анысы да булыр, дип ышанам.

Рәшит Солтанов.

Мөслим.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: