Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Намус белән хезмәт итеп

Мөслим егете Камил Мирсалихов тиздән армия сафларыннан кайтачак. Әти-әнисе Илсөя һәм Флүр улларының намуслы хезмәт итәчәгенә шикләнмәде. Г. Тукай исемендәге урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, Камил Яр Чаллы сәүдә-технология институты каршындагы көллияттә белем ала.

Укуда үзен бары тик уңай як­тан күрсәткән егет хәрби хезмәттә дә сынатмый. Сергиев Посадтагы хәрби часть командованиесеннән килгән Рәхмәт хаты да шул хакта сөйли.

“Сезнең улыгыз рядовой Камил Мирсалихов хәрби бурычын намус белән үти. Хезмәт чорында ул фи­зик һәм рухи яктан ныгыды, хәрби хезмәт өчен кирәкле күнекмәләр алды, яхшы белгечкә әверелде. Ва­зыйфасын зур җаваплылык хисе тоеп башкаруы, максатчанлыгы, югары дисциплиналы булуы белән аерылып тора. Хезмәттәшләре ара­сында авторитет яулады, командир­лары алдында хөрмәт казанды.

Илсия Илдаровна һәм Флүр Шәехович, улыгызга яхшы тәрбия биргәнегез өчен сезгә тирән рәхмәтебезне җиткерәбез. Улыгыз – ышанычлы Ватан сакчысы. Сез аның белән горурлана аласыз”, – диелгән командованиедән килгән хатта.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев