Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Намус” агрофирмасында намуслы эшлиләр

“Намус” агрофирмасы бөртекле культураларны урып-җыюны төгәлләде. 16 августта намуслылар көзге чәчүгә кереште.

“Намус” агрофирмасының Шуганка, Баланлы, Ми­хайловка, Ташлыяр, Атлас, Олы Чакмак, Сал.Мухан, Үрнәк авыллары басула­рында барлыгы 13479 гек­тар җирләре бар. Быел алар 5 мең гектарда – көзге бо­дай, 1600 гектарда – язгы бодай, 1301 гектарда арпа үстерделәр.

Шуганка авылы янын­дагы басуда бүген ике чәчү комплексы эшли. “Джон Дир” тракторында “Хореш- Пронто” тагылма комплексы белән көзге бодайның “При­иртышский”, “Скипетр-Эли­та”, “Скипетр-РС-1” сортла­рын җир куенына иңдерәләр. Көзге чәчү 2700 гектар мәйданда башкарылачак.

Ир-егетләрнең булдыклы­лары эшли “Намус”та. МТЗ- 1221 тракторын иярләүче звено җитәкчесе Азат Латый­пов “Айсен” тагылма агрега­ты белән орлык һәм ашла­ма ташый. Мөнәвир Камаев “Амкадор” тракторы белән орлыкны чәчү комплексына бушата. Чәчү бер гектарга 100 килограмм исәбеннән катла­улы ашлама кертеп башка­рыла.

– Быелгы җәй коры кил­де, уңыш мулдан, дип әйтеп булмый. Шулай да яңгырлар безнең басуларны урап уз­мады. Май аенда – 4,5 мм, июньдә – 6 мм, июль аенда 20 мм явым-төшем булды. Бөртеклеләрнең гектар бире­ме 15,7 центнер тәшкил итте. Икмәкне өченче класс белән турыдан-туры Актаныш эле­ваторына тапшырдык, – ди агрофирма агрономы Рамил Мөслимов.

– Быел, яңгырлар булма­гач, урак тиз төгәлләнде, бул­ган икмәкне югалтуларсыз җыеп алдык. Бөртеклеләрнең дымлылыгы 11 процент­ны тәшкил итте. Урып-җыю кампаниясендә 11 комбайн эшләде. Көзге кыр эшләрендә Максим Тазов, Геннадий Смелов, Илсур Сәйфуллин, Мөнәвир Камаев, Илсур Сол­танов, Фасыйл Кирамов, Александр Леснов, Азат Ла­тыйповны билгеләп үтәсем килә. Уңган механизаторла­рыбыз сынатмады, – ди аг­рофирма җитәкчесе Эмиль Кәшәфетдинов.

“Намус” агрофирма­сында рапс уру бара. Әлеге культура быел 500 гектар­да үстерелгән. Август ахы­рында механизаторлар шикәр чөгендерен алуга керешәчәкләр. Бу культу­ра агрофирма биләгән җир мәйданының 2 мең гекта­рына чәчелгән. Татлы тамыр культурасының уңышы зур булыр, дип көтә намуслылар.

Механизаторларның күңелләре көр. Җир-ана, ко­рылык булса да, уңышсыз калдырмады. Урып-җыю төгәлләнгәч, шифалы яңгырларын да бирсен иде!

Лилия Шәймиева.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X