"Намус" агрофирмасында чөгендерне Америкадагыча үстерәләр

"Көн туса, иң элек тәрәзәгә күз салабыз: һава торышы ничек? Суытмаганмы? "Намус" агрофирмасы хезмәтчәннәре шулай ди.
Һава торышы белән кызыксынулары юкка түгел. Хуҗалыкта шикәр чөгендерен алу дәвам итә. Дөресрәге, чөгендерне төяп, Зәй шикәр заводына тапшыру бара.
"Намус" агрофирмасы быел 5135 гектар мәйданда шикәр чөгендере чәчте. Әйтүе генә ансат, озак еллар дәвамында эшкәртелми яткан басуларны кулланылышка кертү җиңел булмагандыр. Чәчү өчен әзерләгәндә басуларны ничә тапкыр, ничек эшкәрткәннәрен егетләр үзләре генә белә. Хезмәт бушка китмәгән. Чөгендер басуының һәр гектарыннан 500 центнер уңыш алганнар. Тамыразыкны җирдән чыгару хуҗалыкта бер ай элек төгәлләнде. Бүген басудагы чөгендерне Зәй шикәр заводына ташыйлар.
- Көненә 100әр рейс ясыйбыз. 50-60 "КамАЗ" чөгендер илтә", - ди агрофирманың баш инженеры Рафис Бәдертдинов. "КамАЗ"ларның барысы да "Намус"ныкы түгел анысы. Кайсы - инвестор "Агросила Групп" компаниясенеке, кайсыларын арендага алганнар. Чөгендер төяүче "Maus Ropa" погрузчиклары гына да ни тора ?! 40 кубометр сыйдырышлы "Amity"перегрузчикларына 32 тонна чогендер сыя .
Хәер, "Намус" агрофирмасының чөгендерне эшкәртү ысулы да америкалыларныкы бит. Америка ысулы үсентеләрнең рәт арасы киң булу белән аерыла.
- Бу, бердән, әлеге культура биләгән басуларны эшкәртү өчен уңайлы, икенчедән, кислород һәм углерод әйләнешенә файдалы. Рәт арасы киң булса да (56 сантиметр!), бер гектарга 140 мең үсенте туры килә, - ди баш агроном Эмиль Кәшәфетдинов.
Бүгенге көнгә агрофирма Зәй шикәр заводына 128 мең тонна чөгендер тапшырган. Озатасы да аз түгел. Тагын 120 мең тонналап чөгендер үз чиратын көтә.
- Чөгендернең җир өстендә ятуы сезгә файдага түгелдер?- дим.
- Тамыразыкның шикәрлелеге бүген 18 процент тәшкил итә, - ди Эмиль. - Кагат дөрес салынса, шикәр кимеми. Уңышны да югалтмыйбыз!
Киләсе елга агрофирмада тагын 5200 гектарда шикәр чөгендере утыртырга планлаштыралар. Чөгендер өчен җир, 30 сантиметр тирәнлектә эшкәртелеп, чәчү өчен әзерләп куелган. Гектарына 390 килограмм исәбеннән (физик авырлыкта) ашлама да кертелгән. Ә быел чөгендер биләгән мәйданнарда киләсе елда арпа белән язгы бодай үсәчәк. Бер өлешен, горчица чәчеп, сидераль парга калдырырга ниятлиләр. Ниятләре тормышка ашсын, дип телик. Зур хезмәт куеп, тир түгеп эшкәрткән басулар, быелгыча, мул уңыш белән куандырсын!
Римма Афзалова.
Автор фотосы
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
15 август 2022 - 11:16Газпромбанк кушымтасы кабат эшли Газпромбанк кушымтасына Google Play дан кабат кереп була2400
-
15 август 2022 - 11:15Авыручылар арта Сак булыгыз - бөер синдромлы геморрагик бизгәк авыруы арта.2100
-
15 август 2022 - 10:59«Алга» һәм «Тимер» батальоннары хәрбиләренә бер тапкыр 360 мең сум түләнәчәк Хәрби хезмәткәрләргә бер тапкыр бирелә торган акча федераль түләүләргә өстәмә рәвештә түләнә.4900
-
15 август 2022 - 10:27Дуңгызларда африка чумасы Татарстан Республикасының Спас, Югары Ослан һәм Мамадыш муниципаль районнарында дуңгызларда африка чумасы барлыкка килүгә бәйле рәвештә бу авыруны таралуны булдырмау чаралары турында.2400
-
15 август 2022 - 09:41Хәрбиләргә түләү арта «Алга» һәм «Тимер» батальоннары хәрбиләренә бер тапкыр 360 мең сум түләнәчәк.4000
-
15 август 2022 - 09:35Татарстанда «Форум лигасы» Студентлар белем бирү форумы башлана Студентлар белем бирү форумы Биләр тыюлыгы территориясендә ачыла.3300
-
14 август 2022 - 19:00Килен капкасы Еллар үтә, без үсәбез, әти- әниләр, әби-бабайлар картая, берәм-берәм якты дөньяны ташлап, бакыйлыкка күчә тордылар. Андый хәбәрләрне мин йә үзем сирәк-мирәк авылга кайтканда, йә әнкәем хатлары аша белә идем.15200
-
14 август 2022 - 17:21Яшь парларга киңәшләр Кияүгә чыкканчы үзләрен генә кайгыртып, модалы киемнәр киеп, бутикларда гына йөргән кызлар кияүгә чыккач та иреннән шуны таләп итә.17500
-
9 август 2022 - 09:07Гаилә - бәхет ачкычы
-
9 август 2022 - 09:06Ремонттан соң Мөслимдә фонтан ачылды
-
14 август 2022 - 08:42Спорт рухны ныгытаМөслимлеләр Айдар Исламовны физкультура укытучысы һәм сәләтле остаз буларак белә.15501
-
26 апрель 2022 - 14:23БАКЧАЧЫЛАР КОЛАГЫНА: Май аенда ниләр утыртабыз? Май - елның иң ямьле, бакчаларның ап-ак чәчәккә күмелә торган, яшелчә кишәрлекләрендә бигрәк тә яшелчәләрнең тәүге уңышларын күрсәтә торган ай.5743102
-
10 март 2022 - 19:22Авылым тарихы. Иске Чакмак “Авылым тарихы” рубрикасы кысаларында җирлегебездәге авыллар (юкка чыкканнарын да кертеп), биналар, оешмалар, якташларыбыз турында язмалар биреп барабыз. Хөрмәтле газета укучыларыбыз, сездән дә тарихи язмалар көтеп калабыз.595101
-
7 апрель 2022 - 14:21Авылым тарихы. Сөякәй Авылның исеме ике сүздән тора: “сөй” һәм “әкәй” (мари халкында хатын-кызларның тәңкәләр белән бизәлгән баш киеме).494804
-
7 май 2022 - 19:24Авылым тарихы. Базарлы Әмәкәй “Авылым тарихы” исемле рубрика кысаларында җирлегебездәге авыллар (юкка чыкканнарын да кертеп), биналар, оешмалар, якташларыбыз турындагы язмалар биреп барабыз. Хөрмәтле укучыларыбыз, сездән дә тарихи язмалар көтеп калабыз.454103
-
1 июнь 2022 - 14:25Мөслимдә "Сабантуй-2022" 12 июньдә узачак Мөслимдә татар халкының милли бәйрәме – Сабантуй 12 июньдә үткәрелә.387701
-
11 май 2022 - 08:23Төшенкелеккә бирелмәгез Кешенең кәефе бөтенләй юктан да бозылырга мөмкин. Мәсәлән, урамдагы бураннан, дорфа сүздән... Ә бүгенге тотрыксыз тормышны әйткән дә юк. Әмма кәеф бозылудан һич тә төшенкелеккә бирелергә ярамый. Ходай кешегә акыл белән ихтыяр көче биргән ләбаса! Шул уңайдан, кәефсезлек халәтеннән чыгуның иң гади ысуллары белән танышыйк.338100
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Мөслим-информ
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС 77-73825 от 28.09.2018 г.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Афзалова Римма Рашидовна
Адрес редакции: 423970, РТ, Муслюмовский район, село Муслюмово, ул.Пушкина, д.43
Телефон редакции: 8 (8-5556) 2-55-00, электронная почта muslimau@rambler.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика