Мөслим-информ

"Намус" агрофирмасы агымдагы елда 500 млн сумлык техника яңарткан

Быел һава торышы язгы культураларны чәчү срогының шактый сузылуына китерде. Иртә чәчелгән мәйданнарда игеннәр яхшы үсеш алды, чәчүне иртә срокта төгәлләүчеләр күпкә ота, әлбәттә.

"Намус" агрофирмасы чәчүне 15 майга төгәлләде. Агрофирмада 5100 га шикәр чөгендере, 725 га люпин, 800 га язгы бодай чәчелде. Агрофирма 10 берәмлек "Джон Дир" чит ил тракторы, 6 берәмлек "МТЗ-1221", 2 чәчү комплексы, 6 берәмлек чөгендер чәчкече, 3 берәмлек үзйөрешле сиптергеч, шулай ук җир эшкәртү техникасы сатып алды. Хуҗалыкта машина-техника паркын яңарту өчен генә дә 500 млн сумлык финанс чыгымнары тотылды. Һәр көнне 1000 га эш башкарылды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: