Намаз вакытлары, сәхәр, ифтар тәртибе, укыласы догалар
Рамазан аена аяк бастык. Тоткан уразаларыбыз, кылган догаларыбыз кабул булсын. Бу язмада уразага ният догасы, авыз ачканда укыла торган дога һәм Казан өчен намаз вакытлары.
Сәхәр кояш чыгарга якынча 2 сәгать кала ашала. Сәхәр ашаганнан соң шушы дога укыла:
«НӘҮӘЙТҮ ӘН ӘСУУМӘ САУМӘ ШӘҺРИ РАМАДААНӘ МИНӘЛ-ФӘҖРИ ИЛӘЛ-МӘГЪРИБИ ХААЛИСАН ЛИЛЛӘӘҺИ ТӘГӘӘЛӘ».
Мәгънәсе: Аллаһы Тәгалә өчен ихласлык белән таң вакытыннан башлап, кояш батканга чаклы Рамазан уразасын тотарга ният кылдым.
Кояш баегач, авыз ачабыз. Хөрмә кабып кую хәерле булыр.
Авыз ачканнан соң укыла торган дога:
«ӘЛЛААҺҮММӘ ЛӘКӘ СУМТУ ҮӘ БИКӘ ӘӘМӘНТҮ ҮӘ ГӘЛӘЙКӘ ТӘҮВӘК-КӘЛТҮ ҮӘ ГӘЛӘӘ РИЗКЫЙКӘ ӘФТАРТҮ, ФӘГЪФИРЛИИ ЙӘӘ ГАФФӘӘРУ МӘӘ КАДДӘМТҮ ҮӘ МӘӘ ӘХХАРТҮ».
Мәгънәсе: «Әй, Аллаһым, шушы уразамны мин Синең өчен тоттым һәм мин Сиңа гына иман китердем һәм Сиңа тәвәккәл иттем, һәм Синең ризыгың белән авыз ачам. Гөнаһларны гафу итүче Аллаһым, минем әүвәлге гөнаһларымны да, киләсе гөнаһларымны да ярлыка».
КАЗАНДА РАМАЗАН АЕНДА НАМАЗ УКУ ВАКЫТЛАРЫ:
МАТЕРИАЛ: http://matbugat.ru/news/?id=22443
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев