Мөслим-информ

Нахакка рәнҗетелгәннәр күп

30 октябрьдә Россиядә сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне билгеләп үтелә. XX гасырның әлеге фаҗигасе күпләрнең язмышына кагыла.

Совет власте елларында сәяси мотивлар буенча миллионлаган кеше репрессияләргә дучар ителә. Репрессияләр Октябрь революциясеннән соң башлана. Репрессиянең апогей вакыты 1937-1938 елларга туры килә. Репрессиягә эләгүчеләрнең күбесенә нахакка яла ягылган, бер гаебе булмаган килеш тә төрмәләргә озатылучылар күп булган. Репрессия “гаеплеләрнең” гаилә әгъзаларына да кагыла. “Халык дошманы улы (кызы)” репрессияләнүчеләрнең балалары өчен онытылмаслык тамгага әверелә. 1937-1938 елларда 1,3 млн кеше хөкем ителә, шуларның 682 меңе атып үтерелә. 
Татарстан Республикасында 54727 сәяси репрессия корбаны исәпләнә, шуларның 277се – Мөслим районыннан.
Репрессия Гамбәрия Фәттахова гаиләсен дә читләтеп үтми. 1930 елда Гәмбәрия апаның әтисе Зыятдин Фәттаховны репрессиялиләр. Бу вакытта Гамбәрия апага 9 яшь була. 
– Зиятдин бабай, үләр хәлгә җитеп, юл читендә яткан 8 яшьлек ике малайны өенә алып кайта. Хатынына аларны ашатырга, мунча кертергә куша. Берникадәр вакыттан соң малайларның берсе өенә кайтып китә. Икенчесе – Вагыйз әниләрдә яшәп кала, – дип искә ала Гамбәрия апаның улы Ришат абый. – “Өйдә хезмәтче тоталар” дигән яла ягып, бабайны Минзәлә төрмәсенә озаталар.
Гөлсинә апа (Гамбәрия апаның кызы) сүзләренә караганда, гаиләгә бик күп авырлыклар кичерергә туры килә. Әтисе репрессия корбаны булу аркасында Гамбәрия апа бик озак эшкә урнаша алмый. Бик озак интеккәннән соң, “24 сәгать эшләргә әзер булсаң гына” дигән шарт белән пекарняга кочегар итеп алалар. 
– Минем үземә дә эшне бик еш алыштырырыга туры килде. Кечкенә энемне сәнгать мәктәбенә алырга теләмәделәр, апама, бик яхшы укыса да, гел начар билгеләр куялар иде. Авырлыкларга карамастан, ярдәм сорап, беркемгә дә мөрәҗәгать итмәдек, әмма үзебезне кыерсыттырмадык. Тормышта төрле кешеләр очрады, шулай да яхшы күңеллеләр күбрәк булды, – ди Гөлсинә апа.
Сәяси репрессия корбаннарын реабилитацияләү процессы КПССның XX съездыннан соң башлана. 50-60 елларда 500 меңнән артык кеше реабилитацияләнә. Зыятдин Фәттахов 1989 елда реабилитацияләнә, ә кызы Гамбәрия апаны 1996 елда аклыйлар.
Хәзерге көндә дәүләт һәм битараф булмаучылар репрессия корбаннарына ярдәм итәргә тырыша. 2014 елда “Соңгы адрес” проекты да эшли башлады. Сәяси репрессия корбаннары яшәгән йортларга аларның исем-фамилиясе язылган хәтер такталары куела. Әлеге проект гап-гади кешеләрнең дә репрессия корбаннары булуын искәртүгә юнәлтелгән.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: