- Сайлау участоклары үз ишеген ачып, 5 сәгать эшләү дәвамында канун бозу турындагы шикаятьләр теркәлмәде, - диде ул. - Һәр участок канун таләпләреннән тайпылмыйча эшли. Көндезге сәгать 12гә Татарстанда 1 102 147 кеше үз тавышын бирергә өлгерде. Бу - 37,97 %. Иң актив сайлаучылар - Кайбыч районында (80,08%). Апас (76,12 %) һәм Аксубай районнары (73,59 %)