Мөслим-информ

Начар гадәтләрдән көчлерәк булыйк!

Начар гадәтләр көннән-көн күбәя бара. Элегрәк аракы эчү, тәмәке тарту начар гадәт булып саналса, бүген инде алар янына яңалары өстәлде: наркотиклар куллану, токсикомания, компьютерга, телефонга, комарлы уеннарга бәйлелек һәм башкалар. Алар кеше организмына, тормышына ничек тәэсир итә соң?

Кеше бу гадәтләргә акрынлап күнегә һәм инде алардан арына алмый. Алардан баш тартуы авыр. Кеше үзе генә бу сазлыктан чыга алмый, шуңа күрә аңа табибларга, психологларга мөрәҗәгать итәргә туры килә. Бу – төрле начар матдәләрнең организмга эләгеп, матдәләр алмашының аерылгысыз өлешенә әйләнүләре нәтиҗәсе. Организм үзе үк сәламәтлек өчен зыянлы матдәләрне таләп итә башлый.Алкоголизм. Аракыны “акылдан яздыргыч” дип атыйлар. Алкоголь сүзе “тилерткеч” мәгънәсенә ия. Алкоголь – күзәнәкләр өчен агу, ул кешенең бавыр, йөрәк, баш мие кебек тормыш өчен кирәкле органнарын җимерә. Алкоголь баш мие күзәнәкләренә тәэсир итсә, кеше усалга, агрессивка әйләнә, үз-үзен кулда тота алмый башлый, психик тотрыксызга әйләнә. Җинаятьләрнең 30%ы исерек хәлдә эшләнә.Гаиләдә эчкече булу – зур бәла, балалар өчен бигрәк тә. Андыйларның балалары башкаларга караганда алкоголизм, наркомания белән дүрт тапкыр күбрәк авырый. Алкоголь бигрәк тә яшь организмга куркыныч. “Олы кеше” дозасы балаларны үтерергә яки инвалид калдырырга мөмкин.Наркомания. Наркотик – тагын да җитдирәк агу. Аңа бик тиз күнегәләр, ансыз яши алмый башлыйлар, кешеләр үзләрен үлемгә илтүче шушы агу өчен зур суммалар түләргә мәҗбүр була. Кеше наркотикны бер кулланудан ук наркоманга әйләнергә һәм галлюцинацияләр башланырга мөмкин. Токсикомания. Бу – начар гына түгел, ә бик куркыныч гадәт. Мания – психик авыру ул, кеше бертуктаусыз нәрсәгә дә булса тартыла, шул хакта гына уйлый. Токсикомания латин теленнән “агуга тартылу” дип тәрҗемә ителә. Бу агулар, иснәгәндә, организмга эләгә һәм көчле агулану тудыра. Аңа бик тиз күнегелә, психикада үзгәрешләр барлыкка килә, ә иң начары – агу организмда җыела бара.Тәмәке тарту. Тәмәке тарту ул – никотинга бәйлелек. Агулылыгы буенча никотин бик көчле кислотага тиң. Тәмәкедән кешенең барлык органнары да зыян күрә. Тәмәкенең 25 төрле авыру китереп чыгаруы фәнни исбатланган. Тәмәке тартучыларның хәтере, физик сәламәтлеге начар, психикасы тотрыклы түгел. Алар әкрен уйлый, начар ишетә. Тәмәке тартучы кеше хәтта тышкы яктан да тартмаучыдан аерыла: аларның тиреләре сула, тавышлары карлыга, тешләре саргая. Шул ук вакытта тартмаган кеше тәмәке төтенен сулаудан ныграк зыян күрә. Тәмәкедә 1200 агулы матдә бар. Тәмәке тарту сулау, йөрәк-кан тамырлары, ашкайнату системаларына зыян сала. Тәмәке тартучылар үпкә рагы белән ешрак авырый һәм бу төр авыруларның 96%ын тәшкил итә. Тәмәке тарту авыз куышлыгы, йоткылык, ашказаны асты бизе, ашказаны, юан эчәк, бөерләр, бавыр яман шеше барлыкка килүенә сәбәп була.Комарлы уеннар. Бу начар гадәт зыянсыз тоелган уен автоматларыннан, компьютер, уен карталарыннан башлана. Ә ахыры бик начар бетәргә – уенга бирелгән кешенең психикасы бозылырга, ул җинаять кылырга, хәтта үз-үзен үтерергә мөмкин. Комарлы уеннар балаларны да, зурларны да аямый. Хәтта акыллы гына өлкәннәр дә, бу начар гадәткә ияләшеп, гомерләрен ачлык-ялангачлыкта төгәлләргә мөмкин.Компьютерга бәйлелек. “Компьютерга бәйлелек” термины 1990 елларда – компьютер технологияләре зур тизлек белән үсеш алган чорда кулланылышка керә. Психологлар бу төр бәйлелекне хисси бәйлелекнең бер төре, дип саный. Ул алко- һәм наркобәйлелекләргә охшаган. Ул компьютер кулланучыны уйлап чыгарылган дөньяга, хыялдагы образларга ышану дәрәҗәсенә китереп җиткерә. Кеше уйлап чыгарылган дөньяга шулкадәр ияләшә, чын тормыштагы кебек яши башлый, аның аңы томалана. Күрмәгән-белмәгән кешеләргә ияләшә, кадерле вакытын аларга сарыф итә, акчасын, мөлкәтен дә аларга бирергә мөмкин. “Компьютерга бәйлелек” чире 12-16 яшьлек үсмерләргә аеруча тиз йога, хәтта өлкәннәрне дә үз кармагына эләктерә. Үзен ялгыз, кирәксез, булдыксыз дип санаучыларга авыру аеруча тиз “йога”.“Компьютерга бәйлелек”нең төп сәбәпләре:– яшьтәшләр, якыннар белән аралашу җитмәү;– ата-аналарның баланы озак вакытка игътибарсыз калдыруы;– үз-үзеңә ышанмау, аралашуда кыенлык кичерү;– яраткан шөгылең булмау, буш вакытның күп булуы;– һәр яңалыкны татып карарга омтылыш;– башкалар йогынтысына тиз бирелү.Телефонга бәйлелек. Бу бәйлелеккә кешеләр ничек дучар була? Беренчедән, телефоннан аралашу күзгә-күз очрашып сөйләшүгә караганда азрак көч, вакыт таләп итә. Телефоннан теләсә кайсы вакытта аралашырга мөмкин. Сөйләшкән вакытта тышкы кыяфәтеңне, мимиканы контрольдә тоту мөһим түгел. Икенчедән, ниндидер проблеманы чишүдән качасы килгәндә, телефоннан сөйләшү коткара. Телефонга бәйлелекне ничек ачыкларга?Кеше бертуктаусыз телефоннан сөйләшә яки СМС яза. Күрше бүлмәдә генә утыручы кешегә дә телефоннан шалтырата. Минут саен телефонын тикшереп тора. Үзенә ошамаган, хәл итәсе килмәгән проблема туса, шунда ук кемгәдер шалтыратып, үзе өчен кызык булган темага сөйләшә башлый. Телефон ватылу яки аны югалту – бу кешеләр өчен трагедия. Аларның хәтта температуралары күтәрелергә мөмкин. Телефон бәйлелегенә үз көченә ышанмаган кешеләр бирешә, алар һәр адымнарын кем беләндер киңәшеп башкаралар, ә телефон моның өчен бик уңайлы. Алар шулай җаваплылыктан кача. Тормышында кызыклы вакыйгалар, аралашу объекты булмаган кешеләр дә телефон колына әйләнергә мөмкин. Кайбер кешеләр өчен телефон чылтыравы үзләренең кирәкле булуларына дәлил булып тора.

Рәүназ МОРТАЗИНА,

поликлиниканың гигиена-тәрбия инструкторы.

Фото-Pixabay.com

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: