Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Музейларда – үткән дәвер сулышы

Шәхси музей булдыручылар саны арта бара. Алар арасында Бикмәч авылында яшәүче Николай Николаев та бар.

Николай Николаев мари халкының гореф-гадәтләрен, традицияләрен саклап, алар­ны буыннан-буынга кадерле ядкарь итеп тапшыру өчен тырыша. Ихатасындагы му­зейны да шул максатны күздә тотып булдырган. Анда ниләр генә юк?! Мари халкының 200 еллар элек кулланган тирән зур кашыгы аеруча кызыксы­ну уятты. Ул кашыкның озын­лыгы да бер метрлап бардыр! Аның эченә хәтта зур кәстрүл сыймалы! Бу кашыкны Ни­колай абыйның бабалары, бабаларының бабалары куас, сыра кайнатканда файдалан­ган.

– Үземне белә-белгәннән бирле тарихи, борын­гы әйберләр белән кызык­сындым. Алар телсез бул­са да, үзләрендә шулкадәр мәгълүмат туплаган. Менә бу янгын сүндерү җайланмасы һаман да сафта. Әйберне кадерләп тотсаң, ул сиңа озак еллар хезмәт итәчәк. Алга таба музейны эчләргә, ди­варларын борынгы стильдә ясарга уйлыйм. Музейга килүчеләр экспонатларны ка­рап йөргәндә, борынгы савыт- сабалардан ашау-эчүне күздә тоткан җәйге “трапезная” да булдырасым килә. Яшьләр әби-бабаларыбыз көнкүрештә кулланган урак, күмер үтүге һәм башка шундый әйберләрне ишетеп тә белми. Бездән соң килгән буын ата- бабаларының үткәне турын­да хәбәрдар булырга тиеш. Интернет дөньясы безгә бо­рынгылардан мирас булып калган ядкарьләр турында мәгълүмат бирә алмый, алар­ны тотып карап булмый. Шуңа күрә сөйләүчеләр, белүчеләр булганда күңел сандыгыңны баетып калырга омтылырга кирәк, – ди Николай абый.

Музейда иске сәгатьләр, счет, җиз комганнар, җилпучлар, күмер үтүкләре, савыт-саба, радио һәм башка әйберләр урын алган. Нико­лай абый борынгы экспонат­ларны элек музейларга тап­шырып барган. Соңрак музей­ны ихатасында булдырырга уйлаган.

– Тормыш иптәшем мари халкының гореф-гадәтләрен хөрмәт итеп яши, үткәннәрне өйрәнә. Исәбенә кергән эшне башкармыйча калмый. Берәр идея белән яна башласа, аны тормышка ашыру өчен бөтен барлыгын бирә. Тагын ала­чыкны иске әйберләр белән тутыра инде дип уйласам да, Николайның теге яки бу экс­понатны эзләвен, аның тари­хын өйрәнүен күргәч, фике­ремне үзгәрттем. Үзе теләгән тәртиптә урнаштырды ул тап­кан әйберләрен. Музейны күрергә бик күп авылдашлар килә, – ди тормыш иптәше Земфира апа.

Николай абыйның үзенчәлекле музее үткән ел­ларга алып баручы бер пор­тал кебек. Анда керергә, һәр экспонатны кулларың белән тотып карарга кирәк. Шун­да гына элекке көнкүреш җиһазларында, эш коралла­рында үткәннәрнең рухы бу­луын тоемлый аласың. Нико­лай Николаевның кадерләп саклаган һәр әйберсендә – үткән дәвер сулышы.

Лилия Шәймиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев