Мослим

Музей райондашларыбызда булган тарихи материалларны җыя

Туган якны өйрәнү музеенда Мөслимнең үткәнен һәм бүгенгесен чагылдырган фотогалерея ясалачак. Музей хезмәткәрләре райондашларыбызны бу эштә ярдәм итәргә чакыра.

Районыбыз тарихын чагылдырган фото яисә сурәтләрегез бар икән, аларны 20 июльгә кадәр музейга алып килүегез сорала. Фотолар, электрон күчерелмәсе алып калынып, кире хуҗасына кайтарылачак. Галерея өчен материалларны иртәнге 8.00 сәгатьтән алып 17.00 сәгатькә кадәр Мөслимнең туган якны өйрәнү музеена тапшырырга кирәк.

Нравится
Поделиться:
Реклама
  • Ярминкә
  • Тарихи вакыйга
  • Көзге чакырылыш
  • Агач утырту – изге эш
  • Әтиләр советы
  • Республиканың иң танылган язучы-әдипләре кунакта
  • “Кояшлы Ык” ял зонасына өмә
  • Автоледи конкурсы
  • ВДВ десантчылар бәйрәме
  • Велойөреш
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: