Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Музей кабат яңара

Һәркем өчен үз туган җире бик газиз. Кеше кайда гына яшәсә дә, нинди генә биек баскычларга үрләсәдә, туган туфрак, туган җир төшенчәсе аның күңеленең иң-иң түрендә саклана.Туган җиренә зур хөрмәте булган һәркем үткәнен белергә, тарихны киләчәк буыннарга җиткерергә тели.

Туган төбәгебезнең тарихи битләрен барлау, аның данлы һәм үзенчәлекле үткәнен өйрәнү эзлекле рәвештә дәвам итә. Районыбызда бер айдан бирле Казан Федераль Университеты галиме, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе Альберт Борһанов үзенең археологик һәм эпиграфик эзләнү эшләрен алып бара. Табылган кыйммәтле экспонатлар, материаллар Мөслимебезнең туган як музеена тупланылып бара һәм күргәзмәләрдә урын алачак.

Бүгенге көндә музеебызның эчке бизәлеше өстендә колачлы эш бара. Музей бишкүргәзмә залыннан торачак. Иң матуры һәм фәнние - "Мөслим җиренең борынгы тарихы һәм табигате" дип исемләнеп, биредә безнең як урманнарында, кырларында, сулыкларында яшәүче 20 төрдән артык кош һәм хайванның таксодермик сыннары куелачак. Шулай ук археологик казу барышында табылган экспонатлар күрсәтеләчәк.Зал үзенең фәнни мәгълүматлары белән һәркемне үзенә җәлеп итәр, дип уйлыйбыз. Икенче залыбыз, Мөслим җирлегендә яшәүче халыкларның, милләтләрнең көнкүрешенә, этнографиясенә багышланып, районыбызда яшәүче барлык милләт вәкилләренең костюмнары, йорт җиһазлары, традицияләре күрсәтеләчәк. Шулай ук "Мөслим районы - XX-XXI гасырларда"дип исемләнгән һәм Бөек Ватан сугышында, Әфган һәм Чечня сугышларында катнашкан райондашлар хөрмәтенә аерым залыбыз булачак. Ул "Дан залы" дип аталачак. Замана таләпләренә туры китереп, музеебызга электрон станцияләр, моноблоклар куюда күздә тотыла. Бер сүз белән әйткәндә Мөслим үзәгендә район халкын гына түгел, чит җирдән килгән кунакларыбызны кабул итәрдәй фәнни, бай музеебыз булачак. Районыбызның үткәнен барлауда район җитәкчелеге зур ярдәм күрсәтә. Музейның эчке бизәлеше өчен зур күләмдәге сумманы район бюджеты һәм спонсорлар, бигрәк тә "Сетевая кампания" җәмгыяте күтәрә.Музейның бизәлеше белән Казан шәһәрендә урнашкан "Дисплей арт" кампаниясе егетләре, Татарстан Милли музей хезмәткәрләре шөгыльләнә. Фәннни яктан камил проектны Казан Милли музее хезмәткәре, тарих фәннәре кандидаты Алсу Хайруллина тәкъдим итте. Бүгенге көндә музеебызда кызу урак өсте дисәк тә була. Районыбыз, авылларыбыз тарихларын төрле яктан өйрәнәбез, бу эшкә яшь буынны тартырга тырышабыз, Мөслимебезнең үткәнен барлап фотографияләр туплыйбыз. Сүз дә юк, һәркем үз туган җиренең чын патриоты булырга тиеш. Мөслимебезнең гүзәл табигате, данлы үткәне, күренекле кешеләре белән горурланырга була. Үткән тарихны яшь буынга җиткерү исә - музей хезмәткәрләренең төп бурычы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев