Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мультфильм төшерәбез

Бүгенге көндә балаларга үзләре карарга теләгән мультфильмнарны сайлап алу мөмкинлеге бик зур. Рус телендә төшерелгәннәре, чит ил фильмнарының тәрҗемә ителгән вариантлары, татар әкиятләренә нигезләнеп эшләнгәннәре дисеңме – күңелең теләгәнен карарга мөмкин. 

Балалар бакчасында үткәрелүче шөгыльләрдә дә тәрбияви мультфильмнар еш кулланыла. Дөрес сайлап алынган фильм балаларның күзаллавын үстерергә, әйләнә-тирә дөнья белән танышырга ярдәм итә, аралашу әдәбенә өйрәтә. Шуны күз алдында тотып, без мультфильмнарны үзебез дә төшереп карарга уйладык. Узган уку елында мәктәбебездә “Фантазия” мультстудиясе эшли башлады. Кечкенә балаларның әвәләп ясау белән кызыксынуын, әлеге шөгыльнең вак кул моторикасын, иҗади күзаллауны үстерүен истә тотып, пластилиннан ясалган фильмнарга тукталырга булдык. Иң элек балалар белән бергәләп аларга ошаган әкиятне яки сюжетны сайлап алабыз, персонажларны ничек күз алдына китерүләре турында сөйләшәбез. Оештыру мәсьәләләре хәл ителгәч, төп эшкә – геройларыбызны әвәләүгә күчәбез. Мультфильм өчен фон да әзерлибез. Иң авыр өлеш – фотосурәтләр төшерү. Монда бик зур төгәллек сорала, фотокамера урыныннан күчсә яки геройны әз генә күчерсәң, мультфильм барып чыкмаячак. Шуңа күрә бу эшне мәктәпкә әзерлек төркеменә йөрүче балалар башкара. Тавыш яздыру процессы аеруча җаваплылык сорый. Чөнки авазларның һәм сүзләрнең дөрес әйтелүе, җөмләләрнең төзек булуы, дөрес интонация һәм матур дикция кирәк. Ә инде монтажлау өлеше тәрбияче ярдәменнән башка булмый. 
Үзләре иҗат иткән фильмнарны соңыннан экраннан карау балаларга аеруча күңелле. Аларның үзләре башкарган эшләре белән горурлану, күзләрендәге шатлык хисен берни белән дә чагыштырып булмый. Узган ел гына оешуыбызга карамастан, район һәм республикакүләм үткәрелүче конкурсларда биш призлы урын алырга өлгердек. Бу уңышлар балаларда тагын да канатланыбрак эшләү теләге уятты. 
Равилә Шәрифуллина, 
Метрәй башлангыч 
мәктәбе тәрбиячесе. 
Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X