Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслим районында COVID-19 белән зарарлануның 1 очрагы теркәлгән

Республикада COVID-19дан пациент үлеменең алтынчы очрагы теркәлгән.

Соңгы тәүлектә Татарстанда коронавирус йоктыруның 90 яңа очрагы теркәлгән. 33 кеше хастаханәгә салынган, 57 кеше өйләрендә дәвалана.

Авыручыларның күбесе 30дан 50 яшькә кадәрге кешеләр (40 кеше).

Шәһәр һәм районнар буенча: Казанда - 39 очрак, Яр Чаллыда - 18, Түбән Кама, Чүпрәле, Апаста- 5 очрак, Биектау, Лаеш районнарында - 4 очрак, Буа, Питрәч районнарында икешәр,  Мөслим, Югары Ослан, Яшел Үзән, Саба, Теләче, Ютазы районнарында берешәр очрак.

11 майга Татарстанда 1761 COVID-19 белән авыру очрагы теркәлгән. 6 кеше вафат булды.

Республикада COVID-19дан пациент үлеменең алтынчы очрагы теркәлгән. 9 майда Алабуга районында 1950 елгы кеше вафат булды. 13 апрельдә ул Тукай район үзәк хастаханәсенә озатыла.

30 апрельдә ул  Яр Чаллы шәһәренең 2 нче номерлы Шәһәр хастаханәсенә, күчерелә. 30 апрельдән ИВЛ аппаратына тоташтырыла. Элеге кешедә хроник авыруларның авыр төрләре һәм полиорган җитешсезлекләре булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев