Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслимнән Чулпан һәм Радик Хановлар тудырган әкият дөньясы

Арабызда әллә нинди оста кешеләр бар. Кемдер юк кына эшен олылап сөйләп йөрсә, икенчеләр чын мәгънәсендә матурлык тудырып, күләгәдә калуны өстенрәк күрә. Мөслимдә гомер итүче Чулпан һәм Радик Хановларның кул эшләренә интернет челтәрендә очраклы гына тап булдым. "В контакте" социаль челтәр битенә аларның иҗатының чиреге генә куелган. Әлеге матурлыкны үземә...

Хановларның ишегалды чын әкият дөньясын хәтерләтә. Капка төбендә кергән-чыккан кешеләрне крокодил Гена белән зур колаклы Чебурашка каршы алса, йортка керүче ишектә балаларның яраткан мультик геройлары - тиктормас Маша белән сабыр аю Мишка сәламләп кала. Йортны саклап Хаски токымлы эт тә утыра. Кеше зурлыгындагы әлеге фигураларны гаилә башлыгы Радик ясаган. Әкият сыннарын ясау серләре белән дә уртаклашты ул.

- Фигураларның каркасын иң элек тимерчыбыктан ясап куям. Пенопласт күп кирәк була. Шуның өстенә монтаж күбеге сиптереп, кирәкле формага китерәм. Иң соңыннан гипс белән күзаллаган образны төгәллим. Аннары буяу эшләре башкарыла, ди Радик Ханов.

Үз эшен тәмләп һәм яратып башкара ул. Ни дисәң дә, күңелең белән рәссам булу, матурлыкны тою, иҗатка тартылу кирәктер әлеге эшләрне башкару өчен. Әкият геройларының һәр мимикасын тотып алып, аңа җан өрү - үзе могҗиза! Радикның бу шөгыль белән мавыгуында тормыш иптәше Чулпанның зур роле бар. Хуҗабикәнең бисердан үргән чәчкәләрен, кул эшләре белән чын-чынлап мавыгуына кызыгып, уйламаганда гына тотына ул эшкә.

- Кечкенә үрдәк белән куян ясап карады ул башта. Аннан азартка кереп китте. Балалар да, дуслар да үзенә илһам биреп торгач, бер кышта әллә нинди фигуралар ясап куйды, - ди Чулпан.

Хановлар ике ул үстергән. Аларының да үз осталыклары бар. Җырга сәләтле егетләр - Рушат белән Ришатны Мөслимдә белмәгән кеше сирәктер. "Йолдызлык", "Дулкыннар" җыр фестивальләрендә моңлы тавышлары белән тамашачыларны әсир иткән малайлар бүген инде егет булып җитешкән. Рушат Әлмәттә инженер булып эшләсә, энесе Ришат, абыйсы һөнәрен сайлап, Яр Чаллы шәһәрендә шушы юнәлеш буенча югары белем ала. Чулпан белән Радик өйдә дә, эштә дә гел бергә. Нефть кудыру станциясендә берсе шофер булса, икенчесе - шәфкать туташы.

- Әти белән әни, тәүлек әйләнәсе бергә булсалар да, бер-берсеннән туймыйлар. Яшьлек мәхәббәтләрен саклап, күпләргә үрнәк булып яшиләр. Кайчан карама - икәүләп нидер ясыйлар. Гел бергә алар. Күз генә тимәсен, - ди уллары.

Көзнең салкыны да, елак яңгыры да аларның әкият дөньясына кермәгән диярсең. Өлгергән уңышны вакытында җыеп алып, кышка әллә нинди тәм-томнар ясаган хуҗабикәнең бакчасы да елмаеп тора. Бакча тынычлыгын мәгърур бөркет саклый. Көзге яфраклар астында кып-кызыл булып яткан "бабка-коробка" җәйнең кайнар сәламен калдырган төсле. Улларының тизрәк гаилә корып, оныклар белән сөендерүен тели Радик абый. Бакчага ләкләк тә ясап куйган. Кыскасы, хуҗа ясаган әйберләрне санап, язып бетерү мөмкин түгел. Һәр җирдә матурлык, пөхтәлек хөкем сөрә. Автомобиль шинасыннан ясалган ике аккош исә тату гаиләнең мәхәббәт символы булып тора.

- Өй эчендәге гөлләренә кунган попугайга кадәр чын кебек. Моның кадәр дә оста булып булыр икән! - ди күршеләре.

Чулпан ыргак ярдәмендә матур-матур гөлләр, чәчәкләр дә үрә. Канәферләр, гөлчәчәкләр, кашкарыйлар, яңа гына өзеп, бакчадан алып кергән кебек. Бәйләм эшенә дә хирыс икән хуҗабикә. Аның җылы жилетлары, свитер, оекбаш-бияләйләренең исәбе юк. Якыннарын кыш буе җан җылысын кушып бәйләгән киемнәренә төреп йөрткән хуҗабикә дә, тирә-юньгә матурлык тараткан гаилә башлыгы да тормышны шулкадәр яратып, аның һәр көненнән тәм табып яши. Бер-беренә пар килгән, тиң булган дип нәкъ менә Чулпан белән Радик кебекләр турында әйтәләрдер ул!

Лилия Шәймиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев