Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслимнең үзәк ягулык станциясендә ачык ишекләр көне үтте

"Татнефть" ҖЧҖ-АЗС "Центр" Әлмәт филиалы 106 санлы ягулык салу станциясендә "Ачык ишекләр" көне үткәрелде. Чараның максаты үзгәртеп корудан соң станциядә кертелгән яңалыклар һәм мөмкинлекләр белән таныштыру иде.

Ягулык салу өчен "Татнефть" станциясенә килүчеләр хәтерлидер, биредә җәй дәвамында төзекләндерү эшләре алып барылды. Тышкы якта гына түгел, ә станциянең бинасы да өр-яңадан ясалды. Бүген биредә тулы бер сәүдә үзәге эшли. Монда ягулык салу өчен түләвеңне башкарырга да, сусавыңны басар өчен кайнар чәй яисә кофе, төрле сулар эчәргә дә, берсеннән-берсе тәмле камыр ризыклары, икенче ашлар белән тамак ялгап алырга да мөмкин. Сатып алучыларга шулай ук, машинага кирәк-яраклар, фильтр, тасол, антифриз һәм башка әйберләрнең дә киң ассортименты тәкъдим ителә. Клиентлар өчен санузел бүлмәләре дә һарвакыт ачык. Әлеге сәүдә үзәге тәүлек дәвамында хезмәт күрсәтә.

Ачык ишекләр көненә муниципаль район башлыгы Рамил Муллин, Әлмәт ягулык салу станциясе филиалы җитәкчесе Наил Сафин, район оешма-предприятие җитәкчеләре һәм мөслимлеләр килгән иде.

- Олы шәһәрләрдә күреп, үзебездә дә шушындый станцияләр булса иде, дип кызыгып йөридек. Ниһаять, безнең Мөслимебездә дә шундый станция ясалды, зәвыклы бизәлеше ягыннан булсынмы ул, хезмәт күрсәтү яисә заманча яңа җиһазлар белән тәэмин ителү ягыннанмы - барысы да бүгенге көн таләпләренә туры килә. Станциянең Мөслимгә чиктәш районнардан һәм төрле шәһәрләрдән керүчеләрне каршы алып, хәерле юл теләп озатып калучы бер мәһабәт бина буларак хезмәт итүен дә онытмаска кирәк. Мөслимебезнең матурлыгына тагын бер ямь өстәүче бу бина озак еллар халкыбызга хезмәт итсен, - диде район башлыгы Рамил Муллин. Һәм "Татнефть" ягулык станциясенең Әлмәт филиалы җитәкчелегенә рәхмәтен белдерде.

Әлмәт филиалы җитәкчесе Наил Сафин да үз чиратында халыкка югары сыйфатлы хезмәт күрсәтү өчен һәрвакыт тырышып эшләүләрен белдерде:

- "Татнефть" ягулык станцияләренең халык өчен эшләвен күрсәтәсе килде. Мөслимлеләр, җирлеккә килгән башка кунаклар безнең хезмәтебездән канәгать икән, димәк, без максатыбызга ирешкәнбез дигән сүз.

Чарада катнашучыларга ягулык бушату, ягулык анализларын алу, аның сыйфатын тикшерү барышы күрсәтелде. Әлеге тикшерүне күчмә мобиль лаборатория үткәрде. Шулай ук ягулык салу колонкаларының төгәл, югалтуларсыз эшләвен дә тәкъдир иттеләр. Мондый контроль тикшерүләр станциядә ай саен үткәрелеп тора.

"Татнефть" ҖЧҖ-АЗС "Центр" Әлмәт филиалы 106 санлы ягулык салу станциясе коллективы европа дәрәҗәсендә хезмәт күрсәтә белүләре белән күпләргә үрнәк. Бинаның чисталыгы, зәвык белән бизәлеше үзе бер матурлык булса, халыкка югары сыйфатлы хезмәт күрсәтү мәдәниятле һәм тәрбияле булуыбызны дәлилли.

Фәридә Гайнетдинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев