Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслимнең үзәк чыршысы кайда урнашачак?

Яңа ел бәйрәменең төп бизәге - чыршы, дисәк, мөгаен, һәркем килешер. Төрле гирляндалар, уенчыклар белән бизәлгән чыршыдан кала Яңа ел бәйрәмен күз алдына да китереп булмый. Мөслимнең үзәк чыршысы кайда урнашачак икән соң? Агымдагы атнада корреспондентларыбыз шушы сорауга ачыклык кертте.

Район үзәгенең Пушкин урамы агымдагы елда тамырдан үзгәреш кичерде. Урамның үзәк өлешенә брусчаптка җәелде. Шул сәбәпле үзәк чыршының урыны да үзгәртелде. Быел ул "Саклык банкы" каршындагы мәйданда урнашачак. Бүген инде чыршыны урнаштыру эше төгәлләнеп килә. Мөслим авыл җирлеге башкарма комитеты хәбәр итүенчә, чыршының урыны үзгәртелү Яңа ел бәйрәменең ничек узуына йогынты ясамаячак. Гадәттәгечә, чыршы тирәле сәхнә урнаштырылып, бәйрәм көннәрендә мөслимлеләргә биредә ял программасы күрсәтеләчәк. Оешма-предприятиеләр көче белән кар сыннары ясалып, Пушкин урамы буйлап боз шәһәрчегә дә булачак, ди оештыручылар. Үзәк чыршыны ачу тантанасы 25 декабрьгә дип планлаштырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев