Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслимнең үз пляжы булачак

Эссе көннәрдә суга чумасы, колачлап йөзәсе килә. Тик йөзә белмәгән килеш суга керергә ярамый. Йөзә белгән очракта да махсус урыннарда гына су керергә рөхсәт ителә.

– Мөслим халкы күптән көткән пляж ясалып бетте, дияргә була. Пляжга Кооператив урамының күпер башыннан санаганда бишенче тыкрыгыннан (халык телендә – “иске вокзал тыкрыгы”) төшәсе. Биредә су коену һәм кызыну өчен бөтен уңайлыклар да булыр, дип ниятләнә. Ачык һавада ял итү өчен 35 ятак урнаштырылды, коткару будкасы кайтарылды, сай җирне күрсәтү өчен 5 сигнал калкавычы куелды, тавыш көчәйтү җайланмасы алынды, – ди массакүләм спорт һәм мәдәни чаралар дирекциясе җитәкчесе Марат Байрханов.
Коронавируска бәйле пляжда массакүләм чаралар үткәрү, су керү, су буенда күпләп җыелу әлегә рөхсәт ителми. Пляж булгач, коткаручылар да, су керүчеләрне күзәтеп торучылар да булырга тиеш. Бу яктан бар да тәртиптә. Җирлегебездән өч кеше, ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының төп үзәгендә матрос-коткаручы һөнәрен үзләштереп, курслар узып кайткан.
– Узган атнада Яр Чаллы шәһәреннән водолазлар килеп, су керү урынын, елга төбен тикшереп, белешмә биреп китте. Су керү урыны ял итү өчен куркыныч тудырмый. Сулыкның иң тирән урыны 1,85 метрны тәшкил итә. Су керү мәйданының озынлыгы– 30 метр, киңлеге 25 метр тәшкил итә. Суда “За буйки не заплывать!” дигән язулар куелачак. Мәгълүмати стенд урнаштырыла. Коткаручылар өчен махсус киемнәр, коткару боҗралары алынды, – ди Марат Байрханов.
Мөслим пляжына алга таба “Пляж зонасы” дигән язу да куелачак. Ял итүчеләр өчен сок, туңдырма, чәй, төрле кабымлыклар сату да оештырылачак, диләр.
ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Мөслим районы буенча әйдәүче консультанты Ленар Фәрхетдинов әти-әниләрнең балаларын контрольдә тотуын, су буена үзләрен генә җибәрмәүләрен сорый.
– Балалар үзләре генә су керергә барырга тиеш түгел, бу – начар гадәт. Кайчан карама, су буенда 5-7 яшьлек балалар йөри. Ялгыш, яисә шаярып бер-берсен суга этеп төшерсәләр, ахыры бик күңелсез тәмамланырга мөмкин. Көзән җыеру куркынычы да бар, ул бик оста йөзүчеләрне дә харап итә, – ди Ленар Фәрхетдинов.
Коену өчен суның температурасы 24 градус җылылыкта булырга тиешлеген дә истән чыгармагыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев