Мөслим-информ

Мөслимне үз иттеләр

Җирлегебездә төрле милләт вәкилләре яши. Татарлар белән бергә рус, мари, керәшен, әрмән, таҗиклар үзара дус-тату гомер кичерә. Төрле халыкларның яшәү рәвешләре, традицияләре, гореф-гадәтләре турында укучыларга да җиткерәбез. Бүген сүзебез – таҗик халкы турында. Берничә ел инде, җирлегебездәге оешма-предприятиеләргә кереп, җиләк-җимеш, төрле тәгамнәр сатып йөрүче Фәрхад Умаров белән сөйләштек.

– Мин – Таҗикстанның Ленинабад шәһәре, Пангаз авылыннан. Гаиләдә 11 бала үстек. Гомумән, безнең якларда балалар саны ишле, гаиләләрдә татулык һәм бердәмлек хөкем серә. Бездә шундый гадәт яши: төпчек балага әти-әнинең бөтен мал-мөлкәте кала (әлеге байлыкны башка балаларның бүлеп йөрергә хакы юк). Ә төпчек бала, үз чиратында, әти-әнине тәрбияләп, соңгы көнгәчә кадер-хөрмәт күрсәтеп яши, – ди Фәрхад Умаров.
Таҗикстанда кышлар җылы була. Иң түбән температура –15 градус тирәсе. “Татарстанга килгән мәлләрдә, кышкы зәмһәрир суыкларда өйдән чыкмыйча утырырга туры килде, бик озак ияләштек”, ди ул.
Фәрхад хәрби хезмәтен Брянск шәһәрендә үтә. Хәрби дусты Яр Чаллы шәһәре егете була. Якын дусты Татарстанга чакыргач, Фәрхад бик теләп риза була. Узган гасырның туксанынчы елларыннан бирле Яр Чаллы – Таҗикстан арасын таптый ул. Быел исә Мөслимнән шәхси йорт сатып алды.
– Мөслимдәге төзеклеккә исебез китә. Бездә дә нәкъ шундый матурлык, нәкъ шундый хозурлык. Һавасы чиста, саф. Мөслимдә үзебезне туган ягыбызда кебек хис итәбез. Мәчетләрегездән дә илаһи нур бөркелә.  Аллаһ йортларына эзне суытканыбыз юк, һәрвакыт мәчеткә барып, гыйбадәт кылабыз.
Аерма шунда гына: бездә урамнарда, сыгылып, җимеш агачлары үсеп утыра һәм халык саны нык күп. Пангаз авылында гына да 31 мең кеше яши! Бездәге халык нык бай яши, ә дәүләтебез, киресенчә, хәерчелектә дисәк тә буладыр. Без халык белән бергәләп акча җыеп, урамнарга асфальт түшәтәбез, территорияләрне төзекләндерәбез. Мондагы үзара салым кебек инде. Ләкин аның билгеләнгән бер суммасы юк. Баерак дигәннәр 500 мең сумга кадәр бирә. Бу, акчаны бездәге иң бай кешеләрдән саналган әфәнде җыя, средстволарны туплап, башкарасы эшләр өчен тиешле җиргә тапшыра, – ди Фәрхадның улы, 21 яшьлек Мөхәммәт.
Дүрт баласы, ике оныгы бар Фәрхадның. Әле эштән туктарга исәбе юк. “Кызны кияүгә бирәсе бар бит әле!” – ди ул. 6 класста укучы кызына күптән инде бирнә әзерли әти кеше. Таҗик халкы кыз бала туу белән аңа калагын, савыт-сабасын ала, аннан зуррак нәрсәләр юнәтә, булачак киленгә әкренләп бирнә әзерләнә. Бу якларда кыз кеше кияүгә аш-су бүлмәсе өчен бөтен кирәк-ярак белән бара. Чәй калагыннан алып, бөтен төр савыт-саба, суыткыч, туңдыргыч, газ плитәсе, микродулкынлы мич, кер юу машинасы, залга “стенка”га кадәр алына. Кыскасы, кыз бала кияү йортына хатын-кыз хезмәте өчен кирәкле бөтен әйбер белән бара. Таҗикларда туй өч көн дәвам итә, килгән кунакларның саны 500гә кадәр җитә. Кияү, кызга күчтәнәч итеп, 150 килограмм яшелчә һәм җиләк-җимеш, 50 кг виноград, бер олау карбыз һәм кавын, баллы чәй тәмнәре, биш капчык он, ике капчык дөге, 40 литр көнбагыш мае алып килә. Ләкин суган алып килергә ярамый. “Суган уртак тормышның ачы буласына ишарәли” дигән ышану яши аларда. Азык-төлектән тыш, таҗик егете кәләшенә 100 пар аяк киеме – өй башмагыннан алып, төрле итекләр, түфлиләр һәм башкасын – алып килә. Тагын шунысы бар: таҗик халкы тиң итеп үз милләт кешесен, үз халкын гына сайлый. “Бәхетнең, тату гаиләнең бөтен сере шунда”, – диләр алар. Җиләк-җимешләргә килгәндә, таҗиклар аны  бакчаларында үстерә. Гаиләдәге бертуган агай-энеләр, апа-сеңелләр белән бергәләшеп уңыш җыялар һәм аны саклау чараларын күрәләр.
– Җиләк-җимеш белән без инде күптәннән сату итәбез. Элегрәк оешма-предприятие ишекләрен шакып йөрсәк, хәзер инде үз кибетебез дә бар. Туган авылымда 2 гектар җиребез бар. Җәйгелектә өч айга Таҗикстанга кайтып китәбез. Әлеге биләмәдә абрикос, йөзем, гөлҗимеш, әстерхан чикләвеге, тутовник һәм җир чикләвеге, шулай ук пылау өчен нут борчагы, ясмык (чечевица) үстерәбез. Дөге бездә, газон үләне кебек үсеп, зур уңыш бирә, – ди Фәрхад.
Таҗикларның гореф-гадәтләре, бәйрәмнәре дә безнекеләргә якын. Алар Ураза, Корбан, Нәүрүз бәйрәмнәрен зурлап билгеләп үтәләр. Дини бәйрәмнәр аларда өч көн дәвам итә. Таҗик ир-егетләре сөйгәннәренә чәчәк гөлләмәләре бүләк итәләр.  Ләкин бездәге кебек җөп санда түгел. Дүртне,  унны,  яисә 20 данә чәчәк алып киләләр. Зиратларына килгәндә, тәртипләр бүтән икән: каберләргә беркайчан да чәчәк салмыйлар. Кеше күмгәч, таш кую гадәте дә юк. Таш кынамы соң, хәтта үлгән кешенең исеме дә язылмый! Якыннарының каберләренә эзне суытмагач, “Кемнең кабере микән?” дип адашып йөрмиләр, мәрхүмнәрнең каберлеген һәрвакыт чистартып торалар. Һәр җомга ирләр дә, хатын-кызлар да зиратка йөри икән.
Таҗикларның хатын-кызларга хөрмәт белән каравы, тирә-юньдәгеләргә ачык йөзле, мөлаем булуы сер түгел. Алар беркайчан да акчасызлыктан, эшсезлектән зарланмый. “Сораган кешегә Ходай бирә, ярдәменнән ташламый”, – диләр. Тырыш, үҗәт булгангамы, таҗиклар теләсә кайсы милләт кешесе белән уртак телне тиз таба, яшәү-көнкүрешләрен дә матур итеп алып бара, сабыйларын да үзләре үрнәгендә тәрбияли.

Лилия Шәймиева.
Автор фотосы.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: