Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслимне үз иткән

Язмыш дигәнең Адәм баласын кайларда гына йөртми дә, ниләр генә күрсәтми! Казан шәһәренә якын гына булган Юдино бистәсендә үскән Гөлһәндәм дә яшь чагында: “Күз күрмәгән, колак ишетмәгән Мөслимгә барып төпләнермен дә, гаилә корып, балалар үстерермен, хезмәт юлым шунда үтәр”, – дип, башына да китермәгәндер. Олылар әйткәндәй, җыяр ризыгы, эчәр суы Мөслимдә булган икән шул. 

90 яшен тутыручы Гөлһәндәм апа Хәбибуллина үткән гомер юлын гадәттә берничә чорга бүлеп карый. Юдинода үткән балалык еллары өзелеп сагынырлык матур хатирәләргә бер дә бай түгел. Сугыш башланганда ун яшьлек булган кыз ул чорның бөтен авырлыгын үз  иңнәрендә күтәрә. Әтисе Бари фронтка китә. Әниләре Рәхимә апа, дүрт баласына ашарга юнәтү өчен, поездга утырып, әллә кайларга барып җитә. Гөлһәндәм, олы кыз буларак, берсеннән-берсе бәләкәй апайларын карый. Әнисенә олы терәк, ярдәмче була. Ул гынамы?! Олылар белән бергә тимер юл чистартырга йөри, фронтка озату өчен бияләй-оекбашлар бәйли. Бәхетләренә, әтиләре ут эченнән исән-сау кайта.
Мәктәпне уңышлы тәмамлаганнан соң, кыз Казан медицина училищесында һөнәр үзләштерә. 1953 елда аны юллама белән Мөслимгә җибәрәләр. Санэпидемстанциянең бактериологик лабораториясенә эшкә урнаша. Дөресен генә әйткәндә, ул кайтканда әле баклаборатория бөтенләй булмый. Яшь белгеч лаборатория өчен кирәк булган җиһаз-приборларны юнәтү артыннан йөри, эш процессын көйли. Ул гынамы, эш шартлары да мактанырлык түгел. Утын ягып җылытылган бүлмәләргә салкын тиз төшә, суны чиләкләп урамнан ташырга кирәк. Төрле йогышлы чирләр белән авыручылар саны да күп вакытлар. 
Авырлыклар алдында югалып калмый яшь белгеч. Училищеда алган теоретик һәм практик белемен, энергиясен туплап, үҗәтлек белән эш мәшәкатьләренә кереп чума. Лабораториягә тапшырылган бактериологик анализларны вакытында карап тикшерә, чирләрне ачыклый. Аның төгәл ясаган анализлары авыруларга дөрес диагноз куярга, дәвалучы табиблар тарафыннан тиешле дару-препаратлар билгеләргә ярдәм итә. Анализлар тикшерү белән генә шөгыльләнмиләр. Халык арасында санитария-гигиена таләпләрен үтәүгә бәйле аңлату эшләре алып баралар, эпидемияләргә каршы көрәш чаралары оештыралар. Ул елларда Гөлһәндәм берүзе тарткан эшне соңрак өч кеше башкара. Хезмәттәшләре белән дә бик тиз уртак тел таба шәһәр кызы. Алардан хезмәтенең нечкәлекләренә өйрәнә. Яраткан хезмәтендә 41 елдан артык эшләгән беренче категорияле тынгысыз белгеч җирлектә бик күп йогышлы авыруларны бетерүгә зур өлеш кертә. Остаз буларак, бик күп яшьләрне үз һөнәренең серләренә өйрәтә. Гөлһәндәм Хәбибуллинаның тырыш хезмәте район җитәкчелегенең, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Мактау грамоталары белән бәяләнә. Аның хезмәт кенәгәсендә дә бары тик “санэпидемстанция лаборанты” дигән язу гына. 
“Тиешле вакытымны эшләрмен дә кире Казаныма китәрмен”, – дип килгән кыз әкренләп Мөслимнең үз баласына әйләнүен сизми дә кала. Бәхете дә әллә кайда еракта булмаган икән. Үзе белән бергә эшләгән лаборатория шоферы Мирзаян аңа килү белән күз салып куя. Ике арада кабынган мәхәббәт учагы сүнми-сүрелми, кызыл туйга барып тоташа. Бер булганнан бар да була, диләр. Гөлһәндәм уңган хуҗабикә буларак гаиләсен, якыннарын да сөендерә. 
– Әниебез, Мөслимдә иң беренчеләрдән булып, күпләп һәм төрлесеннән яшелчәләр үстерде. Аларны тозлап, маринадлап кышка да күп итеп әзерләде. Әле халык гөмбәнең ни икәнен дә белмәгәндә, әниебез анысын да җыйды, тозлады. Бу эшләргә башкаларны да өйрәтте. Гомумән, аш-суга бик оста әниебез, – ди кызы Люция.
Гомеренең Мөслимдәге этабы, шөкер, гел матур эш-гамәлләр белән генә бизәлгән. Ходай Тәгалә хатын-кыз бәхетен, ана булу бәхетен дә мул биргән. Хәләле белән бер-берсен күз карашыннан да аңлап, тату гомер кичерде алар. Дүрт балага гомер бүләк итеп, аларга матур тәрбия бирәләр. Балалары да, 8 оныгы һәм 7 оныкчыгы да йөз аклыгы бүген. Бу тормышта үз урыннарын табып, ил-көнгә кирәкле кешеләр булып яшиләр. Тыл ветераны Гөлһәндәм апа олыгайган көнендә, балаларының йөрәк җылысын, кайгыртуын тоеп, бәхетле рәхәт гомер кичерә. Сугыш чоры михнәтләрен, тормышның ачысын-төчесен бик иртә татыган, бөтен гомерен яраткан хезмәтенә, гаиләсенә багышлаган олы йөрәкле Ана моңа бик тә лаек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X