Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Яшь бөреләр" конкурсына йомгак ясалды

7 апрель көнне Зифа Басыйрова исемендәге район мәдәният йортында "Яшь бөреләр" район фестиваленең гала концерты узды. Йомгаклау концертында зоны турын узган талантлы балалар катнашты. Конкурс шартлары буенча "Яшь бөреләр" фестивалендә 4 яшьтән алып 12 яшькә кадәрге балалар чыгыш ясады. Бу көнне концертта 25 номер күрсәтелеп, аларда 110 бала катнашты.

Нәтиҗәдә, "җыр" номинациясендә беренче урынны Олы Чакмак авылының "Сәйлән" ансамбле, Тугаш авылыннан Язилә Кыямова, Сал. Мухан авылының "Тургай" балалар бакчасы триосы, Иске Карамалыдан Лилия Хәннанова, Мөслим "Миләшкәй" балалар бакчасыннан Әдилә Җиһангирова, Азалия һәм Әдилә Газетдиновалар бүлеште. "Бию" номинациясендә "Кояшка" балалар бакчасыннан "Яблочко" бию ансамбле һәм Мөслим сәнгать мәктәбенең "Чулпылар" төркеме җиңүче дип табылды.

"Халык уен кораллары" номинациясендә беренче урынны Рус Шуган авылы "Зернышко" балалар бакчасы үзешчәннәре алды. "Нәфис сүз" номинациясендә шулай ук Рус Шуган авылыннан Анастасия Бабушкина җиңүче.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев