Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслимнең визит карточкасы булачак Кооператив урамында ремонт башланды!

Мөслимдәге Кооператив урамында ремонт эшләре баруы турында райондашларыбыз хәбәрдардыр. Җәяүлеләр дә, машина йөртүчеләр дә: “Нинди бетмәгән ремонт инде бу!” – дип зарланса да, якын арада биредә матур үзгәрешләр булачак. 

       Юл буена салынган тротуарны алгач, коляска этеп йөрүче әниләр дә, олы яшьтәгеләр дә, велосипедчылар да кыенлык кичерде, билгеле.
       – Көннәр коры торганда урамнан йөреп була әле, ләкин яңгырлы көннәрдә юл кырыеннан йөрмәле түгел. Ике машина капма-каршы очрашканда юл бөтенләй тараеп бетә. Төнлә транспортта йөрүчеләргә аеруча кыендыр! Тизрәк төгәлләнсен иде инде ремонт, – ди райондашыбыз Халидә Мәүлиева.
       Бүген Кооператив урамында тулы куәтенә масштаблы ремонт бара. Коры сөт заводыннан алып, Пушкин урамы киселешенә кадәр (халык телендә “эт тыкрыгы” дип йөртелүче юл чаты) – барысы 1 километр озынлыкта реконструкция эшләре алып барыла. Аны Яр Чаллы шәһәренең “Автострой” җәмгыяте эшчеләре башкара. 
       – Реконструкция эшләре өчен республика һәм район бюджетыннан 28 млн сум акча каралган. Әлеге средстволарга, юлны киңәйтеп, бордюрлар кую, яшел зона ясау, тротуарлар эшләү планлаштырылган. Эш барышында яшел зонада “Мөслим стилендә”ге яктырткычлар кую, эскәмияләр урнаштыру да күздә тотыла. Июнь башында башланган ремонт эшләре августка төгәлләнер, дип уйлыйбыз, – ди Мөслим авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Марат Шәймөхәммәтов. 
       Районыбызга кайткан-киткән кунаклар да нәкъ менә шушы юлдан уза. Мөслимнең магистраль юлына тиң Кооператив урамында шундый зур эшләр башкарылуына сөенергә генә кирәк. Чөнки моңа кадәр ясалган тротуарлар өслегенә язын-көзен яңгырлардан соң су җыела, кышын кар сала иде. Бәлки, аларны ясаганда тиешле технология сакланмагандыр. Реконструкциядән соң Кооператив урамында тротуарлар ике яклап та йорт-ихаталар яныннан, койма буеннан узачак. Бүген бордюрлар куеласы урыннар билгеләнгән. Район электр челтәрләре хезмәткәрләре юлны киңәйтү өчен электр баганаларын күчереп утыртты. Бу эш, Октябрь урамы чатыннан алып, Пушкин урамы киселешенә кадәр башкарылды. 
       Реконструкция эшләре чорында җәяүлеләрнең дә, руль артындагыларның да юлда игътибарлы булулары сорала. Ремонт чорына эш алып бару өчен махсус техника шактый күп җәлеп ителә. Кооператив урамына керү мөһим булмаса, урап узу җаен карагыз. Юл билгеләре куелмаса да, руль артындагылар әлеге урамда ремонт баруын истә тотсыннар иде!
       Лилия Шәймиева.

      Фото – Матбугат үзәге архивыннан.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев