Реклама
28 декабрь көнне Зифа Басыйрова исемендәге район мәдәният йортында уку алдынгыларының Яңа ел бәйрәме узды. Бәйрәмдә район мәктәпләрендә белем алучы 300гә якын укучы җыелган иде.
Уку дәверендә иң яхшы күрсәткечләргә ирешкәне өчен укучыларга Рәхмәт хатлары һәм күчтәнәч пакетлары да тапшырылган иде. Район башлыгы Рамил Муллин балаларга укуларында тагын да биегрәк үрләр яулауларын теләде.
Тамаша Минзәлә театры чыгышы белән дәвам итте.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз