Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслимне танымассыз да әле!

Район үзәгенең генераль планы, күпфатирлы йортлар ишегалдында булачак үзгәрешләр проекты халык фикере һәм тәкъдимнәрен исәпкә алып тулыландырылды.

Җирлегебезнең үсеше күз алдында. Моннан 6-7 ел элек кем генә Мөслимне бүгенге хәлдә күз алдына китерде икән? Чүплеккә әйләнгән су буйларының “Кояшлы Ык” ял зонасына әйләнәсенә, район, үзәгенең Казандагы Бауман урамы кебек чәчәккә күмеләсенә, бездәге төзеклекне, матурлыкны күрергә чит ил туристларына кадәр киләсенә, республика һәм илкүләм чараларның бездә уздырыласына ышанырлык идеме соң?!
Булган төзеклеккә, матурлыкка гына канәгать калмыйча, районыбыз үсешен дәвам итә. Быел хакимият тагын бер генераль планны тормышка ашырырга алынды. 
– Генераль план проекты, район Башкарма комитеты белгечләре белән генә түгел, халык фикерен һәм тәкъдимнәрен исәпкә алып тулыландырылды. Аның электрон варианты Мөслимнең рәсми сайтына да урнаштырылачак, – ди район Башкарма комитетының инфраструктур үсеш бүлеге баш белгече Илнар Сәйфиев.
Мөслимнең күпфатирлы йортлар ишегалдында да зур үзгәрешләр булачак. Беренче чиратта юлларның торышы игътибарга алыначак. Асфальт начар түшәлгән урыннар кабат эшләнәчәк. Һәр ишегалдына тротуарлар ясалачак. Аеруча зур эшләр Авзалов урамындагы 1б, Кооператив урамындагы 168, 170б йортларының ишегалларында көтелә. Биредә өч йортка бер зур парковка ясалачак. Бу эшне Авзалов урамы 1б йорты белән Кооператив урамы 168 йорт араларындагы хәзерге парковканы зурайтып башкарырга планлаштыралар. Биредә балалар өчен өстәмә мәйданчыклар да куелачак. Алар янында кече архитектура формалары (МАФ) да куелачак. Алар, әйләнә-тирә мохитне уңайлы һәм матур итү ролен генә үтәп калмыйча, кер элү, киптерү урыннары да булачак. Ландшафт дизайнында МАФлар уен яисә ял итү мәйданчыкларын декоратив бизәүдә төп элемент булып тора. 
– Мөслимнең генераль планы, “Безнең ишегалды” республика программасы кысаларында гамәлгә ашырылып, республика бюджетыннан финансланачак. Пилот программасы буларак, узган ел Кооператив урамындагы күпфатирлы 227, 229, 235, 239нчы йортлар ишегалдына күләмле ремонт эше башкарылган иде. Быел программа ярдәме белән Мөслимнең Авзалов, Кооператив, Красноармейская, Гагарин, Тукай, Колхоз, Вахитов, Банк урамнарындагы күпфатирлы йортлар ишегалдында да ремонт, төзекләндерү, яңарту эшләре булачак. Ишегалларын яктырту, Мөслим стилендәге яктырткычлар кую мәсьәләсен дә карыйбыз. Кайбер йортларга керү юллары да бортланачак. Булмаган урыннарда, ишегалларына эскәмияләр куелачак, – ди Мөслим авыл җирлеге Башкарма комитеты җитәкчесе Рунар Сәхбетдинов.
Әлеге эшләр ел дәвамында барачак. Төзелеш һәм юл эшләрен Яр Чаллы шәһәренең “Автострой” җәмгыяте башкарачак. Мөслимнең “Ләззәт” кибете артыннан машиналар үтүче юлларны чикләү, “Күбәләк” балалар бакчасы яныннан узучы юлны Яшьләр урамына тоташтыру да күздә тотыла. Мөслимне танымассыз да әле!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев