Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслимнең тагын бер бассейны булачак!

Мөслимнең “Кояшлы Ык” ял зонасында бассейн төзелеше бара. Бүген биредә Казанның “Фортекс” оешмасы төзүчеләре – барлыгы 26 кеше эшли.

Бассейнның бетон колонналары инде урнаштырылып беткән. Төзүчеләр бинаның каркасын җыю белән мәшгуль. Биредә балалар һәм өлкәннәр өчен аерым бассейннар булачак. Аларның чашалары инде урнаштырып куелган.
– Бу – оешма исәбендәге унынчы бассейн төзелеше. Нигездә спорт корылмалары төзү белән шөгыльләнәбез. Бу өлкәдә нәтиҗәле эшләребез һәм зур тәҗрибәбез бар. Төзелеш эшләре былтыр декабрь аенда башланган иде. Бассейнны җәй азагына сафка бастырырга планлаштырабыз. Мөслимлеләр өчен бик уңайлы ял итү һәм спорт белән шөгыльләнү объекты булачак бу, – ди “Фортекс” төзелеш оешмасы прорабы Артур Адамян.
Җирлегебездә спорт белән шөгыльләнү өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар. Спорт корылмаларының саны елдан-ел арта, спорт залларына халык та һаман күбрәк тартыла.
– Төзелеш башланганчы биредә ниндидер объект калкып чыгар дип уйламаган да идек. Дөресрәге, ышанмадык. Күзгә күренеп калка баручы объектта ике атнадан каркас эшләрен төгәлләп, бинаны панель белән яба башларбыз дип торабыз, – ди төзелештә эшләүче райондашыбыз Флүс Нәбиуллин.
Бассейн төзелеше өчен кирәкле материаллар Яр Чаллы, Казан шәһәрләренең төрле заводларыннан кайтарыла. Биредә эш бүген тулы куәтенә бара. Финанслау өлкәсендә дә проблемалар юк, дип белдерәләр. Бассейн төзелеше өчен акча республика бюджетыннан бүлеп бирелгән. Зәвыклы, заманча объект булачак ул. Үз котельные, насос станциясе эшләячәк.
– Район җитәкчелеге халык өчен, бигрәк тә яшьләр өчен кулдан килгәннең барысын да эшли. Районыбызның республика программаларында катнашуы төрле төзелеш эшләре башкарырга, капиталь ремонт үткәрергә зур мөмкинлекләр бирә. Райондашларыбызга булган мөмкинлекләрне күреп, шөкер кылып яшәргә генә кала. Бассейнга килгәндә, ул балаларны да, өлкәннәрне дә үзенә тартыр, – ди районның яшьләр белән эшләү һәм спорт бүлеге җитәкчесе Илшат Яббаров.Бирсен Ходай!
Бассейнда бик күп егет-кызлар йөзәргә өйрәнеп, бәйгеләрдә җиңүчеләр рәтендә булырлар әле!

Фото - Pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X