Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслимнең шәхси хуҗалыклары субсидия ала

2015 елда гамәлгә куелган "Сыерлар өчен мини-фермалар төзелеше" республика программасы буенча сөтчелек юнәлешендә мини-фермалар төзүгә киткән чыгымнарның бер өлешен кайтару өчен шәхси ярдәмче хуҗалыкларга субсидияләр бирү каралган. Программа эшли башлаганнан бирле безнең районга барлыгы 7 млн 20 мең сум күләмендә субсидия кайтты. Быел кайткан субсидия акчасы 2 млн 320 мең...

2015 елда гамәлгә куелган "Сыерлар өчен мини-фермалар төзелеше" республика программасы буенча сөтчелек юнәлешендә мини-фермалар төзүгә киткән чыгымнарның бер өлешен кайтару өчен шәхси ярдәмче хуҗалыкларга субсидияләр бирү каралган. Программа эшли башлаганнан бирле безнең районга барлыгы 7 млн 20 мең сум күләмендә субсидия кайтты. Быел кайткан субсидия акчасы 2 млн 320 мең сум тәшкил итә. Тагын 4 шәхси ярдәмче хуҗалыкка 560 мең сум субсидия кайтасы бар, дип хәбәр итәләр район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән.

Субсидиянең чик күләме 8 дән дә ким булмаган сыер тоткан мини-фермалар өчен - 200 мең сум, 5 тән дә ким булмаган сыер асраучы мини-фермалар өчен - 120 мең сум тәшкил итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев