Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Пушкин урамында мөслимлеләр тагын бер Яңа ел бүләге көтә

Шушы көннәрдә генә район үзәгенең Пушкин урамына светодиодлы яңа лампалар урнаштырылды. Лампаларны тоташтыручы электр линияләренә нигез җәй айларында салынган булса, бүген инде утлар махсус баганаларда урын алды.

Светильниклар "Агромастер" җитештерү компаниясеннән алынган. Баганаларны шәхси эшмәкәр Игорь Бубеков җитештергән. Буя материаллары белән шәхси эшмәкәр Рафис Миңнуллин ярдәм иткән. Бүгенге көндә Пушкин урамына 43 светильник урнаштырылган. Җәй айларында аларның саны тагын да артачак, дип хәбәр итәләр Мөслим авыл җирлеге башкарма комитетыннан. Әлеге утлар район бюджетыннан бүлеп бирелгән финанс средстволарына булдырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев