Мөслим-информ

Мөслимнең Мөслимәсе

Әниләре 1,5 елдан соң исән-сау әйләнеп кайта. Оста тегүче булганга, кайтыр алдыннан үзенә фуфайка, бияләй, баш, аяк киеменә кадәр тегеп кия, күлмәк итәгенең бөременә җепләр яшереп алып чыга. Әнисе кайткач, колхоздан ярдәм туктатыла. Нечкә генә, ябык кына үсмер кыз фермага сыер саварга китә.

Сугыш беркемне дә аямый. Иске Вәрәш авылында гомер итүче Кыям Кыяметдиновка да, сугыш башланып бер ай узуга, кулына повестка тоттыралар. Гаиләдәге дүрт баланың иң өлкәненә – Мөслимәгә нибары 14 яшь була. Җиденче сыйныфны тәмамлаганнан соң, алга таба укуын дәвам итү мөмкинлеге дә булмый аңа. 
Итәк тулы бала белән ялгыз калган әниләре балалары хакына колхоздан ике килограмм чамасы арыш алып кайта. Кемдер күреп калган була, күрәсең. Кич белән, колхоз рәисе, милиция, әтисенең бертуган абыйсы килеп, тентү үткәрәләр. Инде тапмыйча чыгып китәргә борылгач, абыйлары базга төшеп, актарынып, арышны табып чыга. Әниләрен шул төндә үк кулга алалар һәм ике елга Свердловск шәһәрендәге төрмәгә озаталар. Ятим калган балалар янына әтисенең әнисе белән өйдәш бабай килеп тора башлыйлар. Әтиләренең сугышта булганлыгын истә тотып, хәрби комиссариаттан бер хатын-кыз килеп, колхоздан ай саен бер центнер арыш һәм алты килограмм бодай оны алырга рөхсәт бирүче кәгазь калдырып китә. Гаилә өчен бу һич көтмәгән, күктән ишелеп төшкән бәхет була. Шул ярдәм аларны исән калдыра. “Тамак туярлык ипи ашаудан да рәхәт нәрсә юк иде. Әби-бабай белән яшәгәндә алар биргән тәрбия гомерлеккә сеңеп калды”, – дип искә ала Мөслимә апа. 
Әниләре 1,5 елдан соң исән-сау әйләнеп кайта. Оста тегүче булганга, кайтыр алдыннан үзенә фуфайка, бияләй, баш, аяк киеменә кадәр тегеп кия, күлмәк итәгенең бөременә җепләр яшереп алып чыга. Әнисе кайткач, колхоздан ярдәм туктатыла. Нечкә генә, ябык кына үсмер кыз фермага сыер саварга китә. Үз гомерендә сыер да сава, бозау да карый, кошчылыкта да эшли, Иске Вәрәшнең атаклы алма бакчасында да хезмәт куя. Биш ел Пермь якларында урман да кисә, эшләгән акчасына өс-башын карый, хуҗалыкка кирәк-яраклар юнәтә. Тырыш, җитез булганы, эшен намус белән башкарганы, хезмәттәге уңышлары өчен 8 тапкыр медаль белән бүләкләнә. 
Сугыштан соңгы авыр заманнарда заем, салым да түләгәннәр, мал, кош-корт асрамасалар да, елына 40 килограмм ит, 200 данә йомырка тапшырырга мәҗбүр булганнар. Дәүләт йөкләмәләрен үти-үти, ел артыннан ел үтә. Соңарып кына Мөслимдә яшәүче Әнвәр Хазбулатовка димләп кияүгә чыга. Әнвәрнең хатыны үлгән, ике баласы ятим калган була. “Кайтып китәсе килгән чакларда да шул балалар хакына яшәп калдым”, – ди Мөслимә апа. Тормышлар бер эзгә салынгач, 40 елдан артык бергә гомер кичерәләр. Әнвәр абыйның вафатына да биш ел вакыт узган. Балалары Раушания һәм Наил, һәрчак кайтып, әниләренең хәлләрен белеп торалар. Инде оныклары үсеп, әбиләренә ярдәм итәләр. 
Бүген Мөслимә апа җыйнак кына өйдә гомер итә. Ишек алдындагы һәм өйдәге тәртипкә, чисталык-пөхтәлеккә исең китәрлек. 88 яшен тутырган ялгыз хатын-кыз яши дип әйтерлек тә түгел. Урындык өсләрендә күз явын алырлык ачык җепләрдән бәйләнгән урындык япмаларына хәтта утырырга да уңайсыз. Көздән яшелчә, җиләк-җимеш бакчаларын казып, арыш чәчеп куйган. Яз көне 14 сутый бакчага бәрәңгене балалары, оныклары утыртышса да, кәтмәнләү, утау, күмү кебек эшләрне үзе башкара. “Мин теләгәнчә күммиләр, бәрәңгене көрәк белән күмәргә кирәк”, – ди ул. Иртә яздан 30-35 бройлер чеби алып үстерә, балаларына, туганнарына, күрше-тирәләргә күчтәнәч итеп бирә. Иске Вәрәш, Метрәй авылында яшәүче туган-тумачаларының хәлләрен белергә җәяү йөри. Үз гомерендә дару эчкәне юк, хастаханә юлын да таптамый. Күзе күрә, колагы ишетә, хәтере яхшы. “Һәр көн иртән ашар алдыннан бер стакан су эчәм. Майлы, баллы ризыклар белән мавыкмыйм. Иң яраткан ашым – сөтле аш һәм ботка. Җәен күп итеп фасоль үстердем, файдасы да күп, тәмле дә”, – ди Мөслимә апа. Матурлык турында да онытмый, тәрәзә алдындагы бакчада җәй буе чәчәкләр шаулап үсә. 
“Хәрәкәттә – бәрәкәт” дип, борынгылар белми әйтмәгәннәр. Иртән гимнастика ясау аның көндәлек ихтыяҗына әйләнгән. Алай гына да түгел, көн дәвамында берничә тапкыр физик күнегүләр ясый. Бу шөгыльне аягын имгәтеп, хастаханәдә ятып, дәваланудан бер файда да күрмәгәннән соң, үз белдеге белән башлап җибәрә. Әкренләп аягы рәтләнә, әмма күнегүләр ясауны туктатмый. 
Көн саен радио-телевизордан, вакытлы матбугаттан дөрес яшәү рәвеше турында сүз алып барылса да, күпләребез аны ишетми һәм үтәми. Ә менә Мөслимә апа, өлкән яшьтә булуына карамастан, реклама тыңламыйча да, күңеле кушуы буенча яши. Чандыр гәүдәле, җиңел хәрәкәтле, эшчән, ачык йөзле героебыз сәламәт тормыш рәвеше алып баруы белән өлкән буынга гына түгел, яшьләргә дә үрнәк. 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: