Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслимнең "Мирас" командасы беренче бишлеккә керде

10-12 ноябрь көннәрендә Яр Чаллы шәһәрендә 2006-2007 елгы үсмер егетләр арасында мини-футбол буенча Татарстан беренчелеге узды. Анда тренерлары Илфат Хафизов җитәкчелегендә Мөслимнең "Мирас" командасы да (Г.Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбе укучылары) катнашты. 22 команда арасыннан мөслимлеләр лаеклы бишенче урынны яулап кайттылар. "Капкачы Данис Суфиевның уены бәйгедә катнашучыларны сокландырды. Калган егетләр дә шәп уен күрсәттеләр. Беренче тапкыр шушындый дәрәҗә үткәрелгән уенда катнашып, команданың беренче бишлеккә керүе - район өчен зур мәртәбә", - ди Илфат Хафизов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X