Мөслимнең мәгариф ветераннары белән экскурсия оештырылды
Район мәгариф бүлеге лаеклы ялда булган хезмәттәшләре белән даими элемтәдә тора. Шушы көннәрдә бертөркем мәгариф ветераннары белән очрашу үтте. Өченче ел рәттән үткәрелүче әлеге очрашуда лаеклы ялдагы булган мәгариф идарәсе хезмәткәрләре, директорлар һәм укыту буенча директор урынбасарлары бар иде. Кунаклар Мөслим гимназиясендә, лицейда, Габдулла Тукай исемендәге урта мәктәптә, мәктәптән тыш...
Район мәгариф бүлеге лаеклы ялда булган хезмәттәшләре белән даими элемтәдә тора. Шушы көннәрдә бертөркем мәгариф ветераннары белән очрашу үтте. Өченче ел рәттән үткәрелүче әлеге очрашуда лаеклы ялдагы булган мәгариф идарәсе хезмәткәрләре, директорлар һәм укыту буенча директор урынбасарлары бар иде. Кунаклар Мөслим гимназиясендә, лицейда, Габдулла Тукай исемендәге урта мәктәптә, мәктәптән тыш эшләр үзәгендә, Мәлләтамак мәктәбендә, Метрәй күп функцияле үзәгендә булдылар. Очрашуның максаты: мәгариф учреждениеләренең эшчәнлеге белән танышу. Экскурсиядән соң очрашу түгәрәк өстәл янында дәвам итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев