Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслимнең мәгариф хезмәткәрләре грант отты

Грантлар Рухи-әхлакый үсеш елы кысаларында район башлыгы Рамил Муллин тарафыннан тәкъдим ителгән иде.

“Рухи-әхлакый тәрбия буенча иң яхшы программа” номинациясендә икенче урынга лаек булган Мөслим урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Җәлилова Гөлназ Илсур кызы – 30 мең сум, өченче урынны алган Мөслим лицееның татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ситдыйкова Чулпан Илдус кызы – 20 мең сум;

“Мәгариф оешмаларының иң яхшы җитәкчесе” номинациясендә беренче урынга лаек булган Мөслим лицее директоры Хәбибуллина Лилия Ягъди кызы – 50 мең сум, икенче урынга лаек булган Мөслим гимназиясе җитәкчесе Мирзаянов Азат Фәрит улы – 30 мең сум,өченче урынны алган РусШуган төп гомуми белем бирү мәктәбе директорыФәрхетдинов Фирдәүс Кәшбетдин улы – 20 меңсум;

Мөслим районы брендының яңа юнәлеше” номинациясендә беренче урынны яулаган Мөслим урта мәктәбенең инглиз теле укытучысы Зарипова Элвира Мансур кызы– 50 мең сум, икенче урынга лаек булган Түбән Табын төп гомуми белем бирү мәктәбе директоры Фатыйхова Зөлфия Азат кызы – 30 мең сум, өченче урынны алган Тойгелде төп гомуми белем бирү мәктәбенең химия укытучысы Бәдертдинов Аяз Камил улы – 20 мең сум;

“Иң яхшы сыйныф җитәкчесе” номинациясендәберенче урынны яулаган Тат.Шуран төп гомуми белем бирү мәктәбенең сыйныф җитәкчесе Мәрданова Гөлназ Мирхаҗиян кызы – 50 мең сум, икенче урынны алган Түбән Табын интернат мәктәбенең сыйныф җитәкчесе Садертдинова Гөлия Муса кызы– 25 мең сум, призер булган Әмәкәй төп гомуми белем бирү мәктәбенең яшькласс җитәкчесе Хөсәенова Гүзәл Әсгать кызы һәм Мөслим лицееның яшь сыйныф җитәкчесе Митрофанова Ания Камил кызы – 5әр мең сум;

“XXI гасырның күркәм гаиләсе” номинациясендә җиңү яулаган Хәйруллиннар, ӘҺлиевлар, Нәгыймовлар, Камаловлар, Хәмәдишиннар, Зиннуровлар, Вәҗетдиновлар гаиләсе – 14әр мең сум;“Хезмәт тәрбиясе буенча иң яхшы мәйданчык” номинациясендә беренче урынны яулаган Рус Шуган төп гомуми белем бирү мәктәбе укытучылары Борисов Александр Анатольевич, Фәрхетдинов Фирдәүес Кәшбетдин улы – 50 мең, өченче урынга лаек булганТат. Бүләр урта гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч класс укытучысы Шәйгәрданова Гүзәлия Әсгать кызы һәм Түбән Табын интернат мәктәбе укытучысы Вәлиев Фәрит Өлфәт улы – 20шәр мең сум; Дәрес аша тәрбия бирүчеиң яхшы мөгаллим” номинациясендә өченче урынга лаек булган Мари Бүләр төп гомуми белем бирү мәктәбе укытучысы Мандиярова Зинаида Дәүләтҗановна – 20 мең;

“Тәрбия сәгатьләре өчен иң яхшы дәрес эшкәртмәсе” номинациясендә өченче урынны алган Рус Шуган төп гомуми белем бирү мәктәбе укытучылары Верхоланцева Надежда Сергеевна, Әгьләмова Әлфия Әнвәр кызы, Мөслим лицее укытучысы Каржавкина Әлфия Әхтәм кызы, Вәрәшбаш башлангыч мәктәбе укытучысы Хәсәнова Миләүшә Кәшбетдин кызы 20 мең сум;

Татар теле – анам теле” номинациясендә беренче урынны яулаган Мөслим урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Җәлилова Гөлназ Илсур кызы – 50 мең сум, икенче урынга лаек булган Метрәй башлангыч мәктәбеҗитәкчесе Җаббарова Синара Ягьфәр кызы – 30, өченче урынны алганВәрәшбаш башлангыч мәктәбе җитәкчесе Яхина Ләйсән Равил кызы 20 мең сум;

“Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга рухи-әхлакый тәрбия бирү буенча иң яхшы программа” номинациясендә беренче урынны яулаган Мөслимдәге “Кояшкай" балалар бакчасы тәрбиячеләре Солтанова Миләүшә Әзгәр кызы, Уразаева Рәмилә Галимҗан кызы –50 сум, икенче урынны алган Мөслимдәге “Ләйсән" балалар бакчасы коллективы – 30 мең сум, өченче урынга лаек булган Мөслимдәге “Миләшкәй“ балалар бакчасы тәрбиячесе Ситдыйкова Гөлнур Наил кызы 20 мең сум күләмендә акчалата сертификат белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X