Реклама
"Ләйсән балалар бакчасының уртанчылар төркемендэ "Әтием-горурлыгым" исемле спорт бәйгесе узды. Балалар әтиләре белән төрле ярышларда көч сынашты.
Әтиләр өчен уен-викториналар да оештырылды. Әтиләр турында җырлар җырлау бәйрәмне тагын да ямьләм җибәрде. Чараны тәрбиячел Энҗе Хәйбрахманова алып барды, дип хәбәр итәләр "Ләйсән" балалар бакчасыннан.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз