Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслимнең каклаган казы танылу алды!

“Россия тәмнәре” төбәк туклану продуктлары брендларының илкүләм милли конкурсы безнең кошчы-фермерларга җиңү китерде.

Бәйгедә илнең 79 субъектыннан 500ләп бренд тәкъдим ителгән. Татарстан конкурста катнашучылар саны буенча лидерлар рәтендә – республикадан барлыгы 22 бренд катнашкан. 
Алар арасында үз төбәкләренең “иң тәмле” визит карточкасына әйләнгән чәй тәмнәре, кондитер эшләнмәләре, сөт һәм ит ризыклары бар. Безнең районның “Агро Лидер” авыл хуҗалыгы җитештерү-сату кулланучылар кооперативы “Россия тәмнәре” конкурсында татарның милли ризыгы – каклаган каз тәкъдим итте. Гадәттә, әлегедәй бәйгеләрдә җиңүчеләр ризыкны татып карау юлы белән һәм төрү, бизәүгә карап билгеләнсә, төбәк продуктлары брендлары конкурсында барысын да халык фикере хәл иткән. Нәтиҗәдә эксперт номинацияләре буенча 30 меңгә кадәр халык яшәгән территорияләр арасында Мөслимнең каклаган казы беренче урынны яулады! 
– Безнең белән тыгыз элемтәдә эшләүче “Милли сәүдә маркасы” компаниясе тәкъдиме һәм Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән әлеге илкүләм бәйгедә катнашырга карар кылдык. Моңа кадәр безнең “Агро Лидер” кооперативы продуктларын Идел буе төбәкләрендә генә күпләп алалар иде. Ни дисәң дә, каклаган каз – татарлар һәм башкортларның классик милли ризыгы. Башка регионнарда аны бик белеп бетермиләр. Конкурста җиңүнең нәтиҗәсе инде күренә: Россиянең башка төбәкләреннән дә шалтырата башладылар, каклаган каз белән кызыксыну арта, – ди Ирек Хәмәдишин. 
Райондашлар хәтерлидер: кошчылык тармагына беренчеләрдән булып нигез салган Ирек Хәмәдишин һәм Раеф Мортазин моннан җиде ел элек, “Агро Лидер” кооперативы төзеп, каз эшкәртүне җайга салып җибәргән иде. 2013 елда сафка баскан кош-корт сую һәм эшкәртү цехы да тулы куәтенә эшли. 
– Без 20 көнлек каз бәбкәләрен үзебезнең “Агро Лидер” членнарына таратабыз. Алар исә, өч казның берсен үстереп, кире кайтаралар. Кооператив членнары, үзебезнең районнан кала, Минзәлә, Актаныш, Бакалы районнарында да бар, – ди кошчы-фермер Раеф Мортазин. 
Фермерлар каз итенең ассортиментын арттыруга аерым игътибар бирә. Аның туңдырылганын, ысланганын һәм какланганын тәкъдим итәләр, эч әйберләренә, каз маена да сорау зур бүген. 
Сүз башыбыз каклаган каз иде бит әле. Искиткеч тәмле, деликатес   саналган әлеге ризыкны әзерләү тәртибе белән оператор-технолог Илнур Базарбаев таныштырды: 
– Чистартылган казларны бер атна тозлы суда тотабыз. Аннан соң эченә тоз тутырып, тышын тоз белән ышкып, кәгазьгә һәм чүпрәккә төрәбез. Аларны 3-4 айга элеп куябыз. Аннары тозын кагып, яхшылап юганнан соң, 1,5 сәгатькә 50 градус кайнарлыктагы мичкә тыгабыз. Җәй көннәрендә кояшта тоту да җитә. 
Әлеге технология нигезендә какланган казларны түшкәсе белән дә, кисәкләргә турап (“нарезка”ларны), вакуумлы төргәкләрдә дә саталар. 
– Казның итле урыннарын юка телемнәргә турыйбыз. “Нарезка”лар тигез һәм матур булсын өчен тырышабыз, – ди Светлана Гыйзетдинова. 
Какланган каз белән кызыксынучылар да, аңа кызыгучылар да арткан бу көннәрдә. “Агро Лидер” кооперативын республика һәм Россия телеканаллары “штурмлый». Мөслим казларының даны еракларга тарала, димәк. Экологик чиста җирлектә үстерелгән һәм табигый азык белән симертелгән казларга сорау да артачак! Ул гына да түгел, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, проектта катнашучылар федераль ярдәм һәм үсеш программасына керәчәк. Ә җиңүчеләргә продуктларын сатуны арттыру өчен ярдәм алу мөмкинлеге туачак. 

Әлфинур Ногманова.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев