Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслимнең иң тату сыйныфына Татарстанда да тиңнәр булмады

Мөслим лицее төрле бәйгеләрдә актив катнаша. Лицейның 5 Б классы укучылары һәм әти-әниләр комитеты ТР мәгариф һәм фән министрлыгы үткәргән "Тату класс серләре" ("Секреты дружного класса") исемле республика конкурсында катнаштылар.

Муниципаль турда гран-прига лаек булган сыйныф республика конкурсында катнашу хокукы алды. Конкурска класс җитәкчесе Гүзәл Вагыйзова җитәкчелегендә алты бала һәм әти-әниләр барган. Бәйге барышында лицейлылар, "Сәламәт балалар - сәламәт гаилә" исемле проект эшен яклап, соңыннан флеш-моб тәкъдим иткән. 50 команда катнашкан бәйгедә мөслимлеләр призер дипломы һәм аквапаркка билетлар белән бүләкләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев