Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслимнең иң тату сыйныфы Казанда узган бәйгедә призер булды

Мөслим лицее төрле бәйгеләрдә актив катнаша. Шушы көннәрдә лицейның 5Б классы укучылары һәм әти-әниләр комитеты Республиканың мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан үткәрелгән "Дус классның серләре" (Секреты дружного класса) исемле ата-аналар комитетлары республика конкурсында катнашып кайттылар. Мәктәп турында җиңүгә ирешкән бишенчеләр, районда узган турда чыгыш ясап гран-прига лаек булдылар һәм республика...

Мөслим лицее төрле бәйгеләрдә актив катнаша. Шушы көннәрдә лицейның 5Б классы укучылары һәм әти-әниләр комитеты Республиканың мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан үткәрелгән "Дус классның серләре" (Секреты дружного класса) исемле ата-аналар комитетлары республика конкурсында катнашып кайттылар.


Мәктәп турында җиңүгә ирешкән бишенчеләр, районда узган турда чыгыш ясап гран-прига лаек булдылар һәм республика конкурсында катнашу хокукы алдылар. Конкурска класс җитәкчесе Гүзәл Вагизова җитәкчелегендә 6 бала һәм әти-әниләр барган. Бәйге барышында лицейлылар "Сәламәт балалар-сәламәт гаилә" исемле проект эшен яклаганнар, ахырдан балалар һәм әти-әниләр флеш-моб тәкъдим иткәннәр. 50 команда чыгыш ясаган бәйгедә Мөслимлеләрнең чыгышы Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан югары бәяләнеп призер дипломы белән бүләкләнгәннәр. Командага Аквапаркка бару өчен билетлар да бирелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X