Мөслим-информ

Мөслимнең “Эт тыкрыгы” тарихы

Мөслимебездә халык телендә “Эт тыкрыгы” дип йөртелә торган урамның ни өчен шундый гаҗәеп атама белән йөртелгәнен аңлатып язган идем. Ык елгасы, Мөслимнең яртысын узгач, нигәдер тыкрыкларга борылыш ясады. Шуңа күрә яз көне ташу вакытында аккан бозлар гел безнең яктагы ярны “кимерделәр”.

Шул көннәрдә әгәр дә җил чыкса, су дулкыны ярны берәр метр җимергән еллар да булгалады. Бозлар тәүлек буе бер-берсе өстенә менә-менә актылар. Бу тамашаны күрергә тыкрыгыбызга йөзләгән кеше җыела иде. Язгы ташу суы, Иске Вәрәш, Метрәй, Катмыш, Мәлләтамак, Чакмак әрәмә-болыннарын каплап, 5-6 көн диңгез кебек җәелеп ага иде.

Ә 1947 һәм 1961 елларда ташу суы бөтен Мөслимне диярлек басты: безнең өйнең мич авызына кадәр менде су. 1947 елда Бахшай күле бозы, Ык күперен җимереп, бер аратасын алып китте. Без бу “су корабын”, Иске Вәрәш әрәмәсенә барып утырганчыга кадәр күзәтеп, аңлый алмыйча шаккатып карап тордык.

Барчабыз да яшәргә өй чормасына күчкән идек. Күршеләр, өй түбәсенә менеп, кычкырып аралашып тордылар. Ә без, малайлар, балык тотар өчен мордаларны (сөкеләрне) ишек алдында гына сала башладык. Батырракларыбыз читән өстеннән генә кунакка йөреште. Үсмер егетләр, агач капкалардан сал ясап, кызлар янына, туганнарга хәл белешергә барып кайталар иде. Ярый әле көннәр тыныч булды. Җил чыкса, дистәләгән өй, су корабларына әйләнеп, зур флотилия хасил итеп, йөзеп киткән булыр иде.

Тора-бара яр ишелеп, Ык елгасы буеннан сузылган урам да юкка чыкты. Яр буендагы беренче йорт – Хәмидә әбинең йорты-нигезе дә яр астында калды. Өлкәннәр сөйләвенчә, безнең иң борынгы туганнарыбыз, әби-бабайларыбыз торган тагын өч йорт су астында калган. Дөрестән дә, без бала чакларда Ыкта су кергәндә салкын тирән чокырга эләгә идек. Бусы – элек кое булган урын. Елга буе урамының күпме ихаталары су астында калгандыр тагын? Бәлкем бу җирләр Мөслимне нигезләгән иң борынгы әби-бабаларыбызның яшәгән урыннары булгандыр.

1870 елдагы халык санын алу нәтиҗәсендә Мөслимдә барлыгы 176 хуҗалык булган. Бу хуҗалыклар тыкрыкларда, Яр буе һәм хәзерге Кооператив урамнарына утырганнар, дип уйлыйм.

1950-60 елларда Ык елгасы безнең ишегалды капкасына килеп җитте. Ә бездән тыкрык аркылы гына булган Нариман туганыбызның 25 сутыйлык җиренең 20 сутые яр астында калды. 1953 елда яңа йортыбызны ярдан ераккарак салсак та, бу куркыныч бетмәде. Шуңа күрә әткәй Нариман Нәҗмиев белән киңәшләшеп, район җитәкчеләреннән рөхсәт алып, суның аргы ягыннан экскаватор ярдәме белән Ык елгасына туры эз ясаттылар. Бу эздән 7-8 ел дәвамында су

тар инеш булып кына агып ятты да, тагын бер-ике ел эчендә язгы ташу Ыкка яңа киң юл ясады. Иске Ык һәм яңа Ык арасы матур ярымутрауга әйләнеп калды. Ярымутрау яшьләрнең күңел ача, ял итә торган урынына әверелде. Ә Нариман ага читкә китәргә теләмәде, тыкрыгыбызда урын табып, яңа йорт салып керде. Хәзерге вакытта районыбыз башлыгы Рамил Муллин шул күлне, ярымутрауны матурлау буенча зур эшләр алып бара.

 

“Эт тыкрыгы”ның тагын берничә истәлекле үзенчәлеге бар. Тыкрыгыбызның Кооператив урамы чатында (кисешендә) ХIХ гасырда “манарасыз мәчет” дип йөртелгән ике катлы мәчете булган. Революциядән соң, мәчет бинасында балалар бакчасы урнаштырылды. Ишегалдында аш-су әзерләргә аерым йорты да бар иде. Тыкрык аша гына салынган йортта кечкенәләр өчен ясле булдырылды. 40-50 ел дәвамында меңнәрчә сабый, без үзебез дә дүрт бертуган, шунда тәрбия алдык. Хәзерге вакытта бушлык булып торган мәчет – балалар бакчасы урынында истәлек ташы куелса, бу гамәл борынгы әби-бабаларыбызга, аннан соңгы буыннарга да тарихи билге булыр иде.

Тыкрыгыбызның өченче үзенчәлеге – Мөслимебездәге беренче җәмәгать мунчасы булу. Аның өчен тыкрыкның елга янында күмәкләштерү елларында зур таш бина төзелде. Мунчаның берьюлы 15-20 кеше юынырлык зур бүлмәсе, 2-3 кешелек аерым “номеры” бар иде. Мунча бер көнне хатын-кызлар кабул итсә, икенче көнне ир-атлар юынды. Шулай итеп, тыкрыгыбызның бер башында җан чистарту, тәрбияләү бинасы булса, икенче башында тән чистарту вазыйфасын алып баручы мунча эшләде.

Мунча белән бәйле бер истәлек. 1950 елның җәендә булса кирәк, туганым Альфред белән Ык яры буенда басып торганда, мунчадан 50-60 яшьләрдәге абзый чыгып: “Дускайлар, мин мунчада чабынырга яратам. Мине себерке белән чәбәкләгез әле. Мин Казаннан килгән артист булам. Кич белән клубка килегез, мин сезне билетсыз алып керермен”, – диде. Без, номерга кереп, алмаш-тилмәш арыганчы аны чаптык. Дөрестән дә, кичен ул безне клубның арткы ишегеннән алып кереп, беренче рәткә утыртты. Бу – “Хуҗа Насретдин” дигән спектакль икән. Ә төп рольдә безнең таныш абзый булып чыкты. Соңрак белдем, ул – шул вакыттагы РСФСРның халык артисты, соңрак СССРның (татарлар арасындагы беренче) халык артисты Хәлил Әбҗәлилов булган бит. Күп еллар “Мин халык артистын чишендереп, себерке белән кыйнадым”, – дип мактанып та йөрдем әле.

Мунча алды мәйданчыгы кичкә таба тыкрыгыбызның һәм башка урам бала-чагалары уйнарга җыела торган стадионга әйләнә иде. Бу урыннан тирә-юньнең гаҗәеп матур манзарасы ачыла. Яр астында тыныч кына мул балыклы Ык суы ага. Су өстендә, төркем-төркем булып, йөзләрчә йорт казлары, үрдәкләр йөзәләр, акчарлаклар, керәшәләр оча. Сирәк кенә кыр үрдәкләре, казлары һәм башка ят

кошлар очып киткәлиләр. Аръяк болында сыер, сарык, ат көтүләре үлән ашап йөри. Җиләкле болын-әрәмәләр артында тауларга сыенган Иске авыл, Метрәй, Сал. Мухан авыллары. Ерактарак Иске авыл, Бишнарат таулары сине үзенә чакырып тора. Тау өстендәге тигезлекләрдә – иген басулары, нарат, каен, юкә урманнары. Мин яшьрәк чакларда, Кавказ, Урал, Тянь-Шань, Байкал, Алтай тауларына поход оештырып, һәрберсендә өч-дүрт атналап җәяүләп сәфәр кылдым. Тунгус метеориты төшкән тайгада да экспедициядә катнаштым. Кара диңгез, Балтик диңгезләрен, хәтта Американы да күрергә насыйп булды. Ләкин беркайда шундый төрле, бай, матур күренешне очратканым булмады.

Бабаларыбызның Мөслимебезгә шундый гүзәл урынны сайлый белүләренә ничек сокланмыйсың! Әле бит тыкрыгыбыздан чак кына астарак Мөслимнең беренче су буасы – тегермән булган. Иске авыл белән аралаша торган туры юл да шул буа-күпер тыкрыгыбыз аша үткән.

Бишнарат тегермәне урынын, тау башларындагы Пугачев восстаниесе вакытында казылган окоп-траншеяларны, алар янында ике чишмәле алма бакчасын, Ык буендагы әрәмәне, Нарат Асты урманындагы күмер базларын табигать музее – җирле заповедник итеп, балаларны шул тарихи байлык белән таныштыру оештырылса, яшь буынга туган төбәккә гомергә җитәрлек мәхәббәт дәресе булыр иде. Ә бит әле алма бакчасы астындагы тигезлектә бик тәмле сулы тирән булмаган кое да бар иде – аны да торгызырга мөмкин. Бишнарат таулары өстеннән караганда, Мөслимебез, аның тирәсендәге табигать манзарасы дөньяның бер оҗмах оазисына охшыйдыр.

 Альберт Минһаҗев.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: