Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслимнең энергетика короле юбилеен каршылый

Оясында ни күрсә, очканында шул булыр, диләр. Бу гаиләдә формалашкан холык-фигыльгә, тәрбия үрнәкләренә генә кагылмый. Еш кына балалар, әти-әниләренең һөнәрен дәвам итүчеләр буларак, алар юлыннан китүчән. Бер салынган әзер сукмактан атлау җиңел дип уйлаудан гына да түгел... Олылар киңәшенә дә бәйле һөнәр сайлау.

Әти сүзен тотып яши җирдә...

1966 елда Чистай авыл хуҗалыгы техникумын кызыл дипломга тәмамлаган Сәетгәрәй Сәлимгәрәев хезмәт юлының 12 елын энергетика тармагына багышлый - Казандагы "Урта Идел авыл электр челтәрләре төзелеше" (Средневолжсксельэлектросетьстрой) СВСЭСС трестының Бөгелмәдә төзү-монтаж идарәсендә участок начальнигы булып эшли. Алар Азнакай, Сарман, Мөслим районнарында электр линияләрен төзү, эксплуатациягә тапшыру, бер-бер артлы калыккан авыл хуҗалыгы объектларын электрлаштыру буенча колачлы эшләр башкаралар. Дүрт ел рәттән трест күләмендә алдынгылыкны бирми С. Сәлимгәрәев участогы. Авыллардан, күрше районнардан кайтып кермәгән әтисен бик сирәк күрсә дә, гаиләдә баш бала булган Кәрим аның хезмәтенең ни дәрәҗәдә җаваплы һәм мактаулы булуын аңлап үсә. Югары классларга җиткәч, кайсы юлны сайларга дип, икеләнеп тормый, әтисе сүзен тота егет. Ә әтисенең сүзе дәлилле була:

- Улым, күреп торасың, электрлаштыру көчәйгәннән-көчәя генә. Тармакка белгечләр кирәк булачак.
Кәрим Мәскәү энергитика институтының Казандагы филиалына бик җиңел генә укырга керә. Җиңел диюем - башкалар кебек дүртәр фәннән имтихан тотасы булмый. Беренче ике имтиханны тапшыруга, аның институтка кабул да итәләр. Беренче курстан соң, армия хезмәтенә чакыралар егетне. Пермь өлкәсендәге хәрби-һава көчләре һәм һава һөҗүменә каршы оборона гаскәрләрендә үтә ул солдат хезмәтен - электромеханик-дизелист була. Сайлаган һөнәре буенча хәрби шартларда шулай ике ел практик күнекмәләр алган егет институтта укуын дәвам итә. Кәрим өченче курста чакта әтиләре авырып китә. Ул чакта кызлары Дилбәр Казан финанс институтында укый. Сәетгәрәй абый шунда хатыны Дания апага:
- Ялгызыңа җиңел булмас, укуларын туктатма. Авырга китсә, сыерны сатарсың да, акчасын әз-әзләп биреп барырсың, - ди.
Сыерны сатасы булмый. Кәрим яхшы укыганы өчен югары стипендия ала, өстәвенә сессияләрен "автомат" белән тиз-тиз генә яба да, кайтып "Сельэнерго" оешмасында берәр ай акча эшләп китә торган була. Институтны әтисе кебек кызыл дипломга тәмамлый.

Хезмәт баскычлары

1992 елның мартында "Сельэнерго" оешмасына эшкә урнаша (Әниләре Дания апа да шул оешмада склад мөдире булып эшли). Ярты ел да үтми, Әлмәт районына "Агропромэнерго" җәмгыятенә директор булып китә К. Сәлимгәрәев. Хезмәт чыныгуы, җитәкчелек итү тәҗрибәсе алган белгеч 1994 елда "Әлмәт электр челтәрләре" җәмгыятенең район бүлегенә эшкә кайта. Мөслим участогында мастер булып 9 ел хезмәт куя ул. Оешманың ул вакыттагы җитәкчесе Рөстәм Гатауллин белән аңлашып, киңәшләшеп эшлиләр. Электр линияләрен эксплуатацияләү, ремонтлау эшләрен үз югарылыгында алып баралар. "Рөстәм Ибраһимовичтан күп нәрсәгә өйрәндем: һөнәри осталыкка да, коллектив членнары белән эшлекле мөнәсәбәт урнаштыруга да, катлаулы ситуацияләрдән чыгу юлларын табарга да", - ди Кәрим, ул чакларны искә төшереп. ҖитәкчелеккәРәшит Шакирҗанов килгәннән соң, аны инженер вазыйфасына билгелиләр. Ул вакытта инде аңа Мөслим һәм Үрәзмәт участокларындагы эшләр өчен җавап бирергә туры килә. Җиткерелгән план-заданиеләрне үтәү генә бер хәл, электр линияләрендә аварияле өзеклекләрне тиз арада бетерү, кулланучыларны электр белән өзлексез тәэмин итү буенча да күп эшлиләр.

Хезмәт баскычлары буйлап күтәрелү дәвам итә. 2006 елның гыйнварында Кәрим Сәлимгәрәевне "Әлмәт электр челтәрләре" җәмгыятенең район бүлеге җитәкчесе вазыйфасына билгелиләр. Тагын да зуррак җаваплылык, дигән сүз бу. Коллективтагы 60 ка якын эшче-хезмәткәрне нәтиҗәле хезмәткә туплау, булган базадан җитештерүчән файдалану сорала. 800 километр озынлыктагы электр линияләренә, 305 КТП га, 7 подстанциягә хезмәт күрсәтү, район халкын, җитештерү объектларын өзлексез электр белән тәэмин итү кирәк. Линияләргә хезмәт күрсәтү генә түгел, планлы төстә ремонтлау, яңа линияләр сузу, сынау үткәрүләр дә бара. Дистә елдан артык эшләү дәверендә ул үзен компетентлы белгеч, оештыру осталыгына ия булган җитәкче итеп танытты. Оешманың яуланган үрләреннән чигенгәне юк. "Әлмәт электр челтәрләре" җәмгыяте составындагы дистәгә якын подразделение арасында гел алдынгы урыннарда баралар. Төп хезмәт күрсәткечләре белән генә түгел, ел саен игълан ителүче төрле конкурсларда да мөслимлеләрнең призлы урыннардан төшкәне юк. Яшелләндерү, янгын куркынычсызлыгы, хезмәтне саклау, территорияне төзекләндерү, техник базаны ныгыту буенча үткәрелгән бәйгеләрдә җиңеп чыгалар.

- Кәрим Сәетгәрәевич энергетика объектларын реконструкцияләү, тузган җиһазларны модернизацияләү, энергия саклаучы заманча технологияләр куллану юнәлешендә инновацион тәкъдимнәр кертә. Электр линияләренең ышанычлылыгын арттыру, кабельле линияләр үткәреп, торак пунктларның эстетик йөзен матурлау турында да кайгырта, - ди оешма инженеры Марс Вафин.

Кем белән генә сөйләшмә, Кәримне үз фикере булган акыллы җитәкче буларак бәялиләр. "Бер вакытта да тавыш күтәрми, ләкин тыңлата белә, кеше хәтерен калдырганы юк. Аның белән исәпләшәләр, хөрмәт итәләр. Нинди сорау, үтенеч белән генә мөрәҗәгать итсәң дә, ярдәм итми калганы юк", - оешманың техник аудит инженеры Лиза Шакирянова. Коллективны үз артыңнан ияртү өчен шулай һәр яклап үрнәк булу, уртак нәтиҗә өчен тырышу кирәк. Янмаса-көймәсә, үзе дә төрле бәйге-конкурсларда катнашып, оешма данын яклап йөрмәс иде. Әлмәттә подразделениеләр арасында үткән спартакиадаларда гер күтәрү буенча аңа тиңнәр юк, чаңгыда ярышларында икенче-өченче урыннарны бирми.

Эш күрсәткән, халык мәнфәгатен алгы планга куйган җитәкче икенче чакырылыш Мөслим авыл җирлеге советына депутат итеп сайлана. Бүген К. Сәлимгәрәев Октябрь авыл җирлегеннән өченче чакырылыш район Советы депутаты итеп сайланды. Җирлектә үткән чараларда катнашу, иганәчелек ярдәме күрсәтү белән бергә торак пунктларда булган проблемаларны хәл итү юнәлешендә дә актив эшли ул. Октябрь авылында электр линияләре яңартылып, бүген Сөякәй һәм Бәкәбездә урам утларын ремонтлау бара. Әлеге эшләрне оешманың планына кертүдә һәм сыйфатлы итеп, тиз арада башкарып чыгуда депутатның роле зур, әлбәттә.

Буыннан буынга күчә һөнәр

Һәркемгә мәгълүм булганча, татар халкында "Ир-ат үз гомерендә агач утыртырга, өй салырга, бала үстерергә тиеш" дигән гыйбарә яши. Героебыз да агачын да утырта, үз көче белән, менә дигән итеп, йортын да салып чыга. Тату гаиләдә хәләле Лилия белән нәсел дәвамчылары булган ике ул үстерәләр. Нәсел дәвамчылары гына түгел, ата-баба һөнәрен дәвам итүчеләр дә алар. Камил, әтисе белем алган Казан энергетика университетында бакалавриатны кызыл дипломга тәмамлап, магистратурада укуын дәвам итә. Быел мәктәпне тәмамлаучы Нурислам да энергетик булырга хыяллана. Бирсен Ходай.

Әлфинур Ногманова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев