Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслимнең демографик хәле

Мөслим муниципаль районы ГХАТ бүлеге 2019 елның 11 аена йомгак ясады. 

11 ай эчендә районда 137 сабый тууы теркәлгән. Узган ел малайлар туу “гүзәл” затлардан калышса (2018 елда малайлар – 63, кызлар – 83), бу елда малайлар күбрәк туа: 72 ир бала, 65 кыз бала.

Шунысы куанычлы, өченче бала тудырырга карар иткән гаиләләр саны һаман арта. Беренче балалар – 46, икенче балалар – 33. Өченче балалары туган 46 гаилә күп балалы булды. 12 бала гаиләдә дүртенче һәм бишенче бала булып дөньяга килде.

Балаларның күбесе – 106 бала – тулы гаиләдә туган: аларның әти-әниләре никахта тора.

Гаилә корырга теләүче гашыйкларның саны бераз кимүен дә билгеләп үтәргә кирәк. 11 ай эчендә 112 никах теркәлгән, бер ел элек 116 гаилә берлеге теркәлгән. Әмма декабрь аенда 12 парны теркәү планлаштырыла, һәм без яңа өйләнешүчеләр саны артыр дип көтәбез.

Берәүләр балалар тууга һәм гаилә коруга сөенгән арада, икенчеләре никахларын өзә. Ел башыннан 33 гаилә таркалган, узган елның шул ук чорында алар 49 булган.

11 айда районда 258 кеше: 146 ир-ат, 112 хатын-кыз вафат булды. Узган елгы статистика буенча 296 кеше: 131 ир-ат, 165 хатын-кыз үлгән.

Фото - Pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев