Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслимнең "Чайка" кошчылык фермасы вакциналар өчен эмбрион ясый

Районыбыз кошчыларының даны республикабызда гына түгел, чит төбәкләрдә дә таралган. Кошчылык тармагына нигез салган Дамир Шәнгәрәевнең "Чайка" фермер хуҗалыгын Рәсәй киңлекләрендә дә беләләр.

Үз эшен чебиләр, йомырка салучы тавыклар сатудан башлаган "Чайка" фермер хуҗалыгы соңгы вакытта төрле вакциналар ясау өчен кулланылучы эмбрион җитештерү белән дә шөгыльләнә башлады. "Чайка" - Россиядәге әлеге фабрика белән эшләүче бердәнбер хуҗалык. Монда эмбрион алу өчен 80 мең тавык тәрбияләнә, ә киләчәктә аларның саны 120 меңгә җитәчәк. Өч көн саен Рязань шәһәрендә урнашкан эмбрион эшкәртү фабрикасына 130 меңнән алып 140 меңгә кадәр эмбрион озатыла. Хуҗалыкта тагын бер яңа шундый корпус салыначак.

12 май көнне әлеге корпус булачак урында беренче казык кагылды. Чарада район башлыгы Рамил Муллин катнашты. Район башлыгы үз чыгышында һәр башланган яңа эшнең нәтиҗәле булуын һәм районыбыз икътисады үсешенә зур өлеш кертүен теләде.

- Бүген һәр кагылган кадак, әлбәттә, районыбызның икътисадына үз өлешен кертә. Безнең эшчәнлекнең төп максаты - эш урыннары булдыру һәм җитештерү объектлары төзү. "Чайка" хуҗалыгы җирлектә кошчылык белән шөгыльләнүче предприятиеләр арасында иң эресе. Бүген гриппка каршы вакцина ясый торган "Форд" компаниясе белән сөйләшүләр алып барыла. Биредә эимбрионнар җитештерү Мөслимнең тагын бер кат танылуына зур адым булачак. Шулай ук яңа эш урыннары булдырырга һәм районыбыз икътисадын үстерергә ярдәм итәчәк. Җирлегебездә мондый комплекслар күбрәк булса, яшәеш һәм үсеш темплары да югары булыр, - дип, уй-фикерләрен җиткерде ул.

Фермер хуҗалыгы җитәкчесе Дамир Шәнгәрәев сүзләренчә, ел дәвамында 8 миллионга кадәр эмбрион җитештерергә уйлыйлар. Киләчәктә эмбрионнар җитештерү төп юнәлеш булачак, ди фермер.

- Вакцина җитештерү өчен биологик материал кирәк. Без шул биологик материалны үзебездә җитештерәчәкбез һәм, яңа корпус төзелеп беткәч, җитештерүнең 50 проценты безнең хуҗалыкныкы булачак. Бу эш өч яклы сөйләшү нәтиҗәсендә башлады. Максатыбыз - көзгә әзер продукция бирә башлау, диде Дамир Шәнгәрәев.

"Чайка" хуҗалыгында 50 кеше хезмәт куя. Яңа корпусны сафка бастыргач, эш урыннары тагын да артачак. Техника паркы да бик бай фермерның, дистәдән артык төрле машина һәм трактор исәпләнә. Быел бер яңа чәчү агрегаты һәм төягечле трактор да алганнар. 30 гектар мәйданны биләгән җир участогын да арттырырга уйлыйлар чайкалылар. Димәк, биредә яңа юнәлешләргә йөз тотып, яңа максатлар куеп эшлиләр.

Фәридә Гайнетдинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев