Реклама
Инде хәбәр итүебезчә, быелгы уракта иң югары күрсәткечләргә ирешкән 200 комбайнчыга Татарстан Республикасы Президенты 100 әр мең сум күләмендә махсус премия тапшырырга вәгъдә итте. Урып-җыюга нәтиҗәләр 20 сентябрьдә ясалачак.
Безнең район буенча Президент грантына дәгъва кылучылар арасында "Туган як" агрофирмасының алдынгы комбайнчысы Илнар Сөләйманов, Евгений Үтәгәнов, Сирин Хуҗин урак башыннан 9080-6557 центнер ашлык суктырып алдылар. Президент грантыннан тыш, алдынгы комбайнчыларга, елдагыча, муниципаль район башлыгының Рәхмәт хатлары һәм акчалата премияләр тапшырыла.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз