Мөслим-информ

Мөслимнең балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә "Күңелле стартлар" бәйгесе үтте

Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә, Халыклар бердәмлеге көненә багышлап, "Күңелле стартлар" үткәрелде. Бәйрәмгә әверелгән чарада 25 бала көч сынашты.

Командалар төрле кызыклы бәйгеләрдә үзләренең җитезлекләрен, тапкырлыкларын сынадылар. Бәйгенең һәр этабы киеренке үтте, чөнки һәрберсе финишка беренче килү өчен тырышты. Бәйрәмдә дуслык җиңде. Бәйгедә катнашучыларга баллы призлар таратылды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: