Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслимнең балалар китапханәсе мәгълүмат һәм белем алу өчен уңайлы

Районыбызның балалар китапханәсе, авыл китапханәләренә балалар белән эшләү буенча методик ярдәм күрсәтә, мәктәпләр, балалар бакчалары, әти-әниләр белән тыгыз элемтәдә эшлиләр. Бүгенге көндә китапханә тулаем заманча җиһазландырылган. Укучыларга, дәрестән соң килеп, өй эшләрен эшләргә, компьютердан, интернет челтәреннән файдаланырга мөмкинлекләр тудырылган.

Китапханәнең эш сәгате дә 20.00 сәгатькә кадәр озайтылды. Боларның барысы да укучыларга тиешле мәгълүмат һәм белем алуның сыйфатын яхшырту максатыннан эшләнде.

Компютер заманы булуга карамастан балалар китапханәгә бик яратып йөриләр, республика күләмендә үткәрелгән конкурсларында актив катнашалар һәм призлы урыннар яулыйлар. Соңгы вакытта гына да "Көмеш кыңгырау" газетасы игълан иткән "Яңа елга - яңа шигырь" бәйгесендә 4 кызыбыз катнашып, берсе беренче урынга лаек булды. Аларга диплом һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Бер кызыбыз республика күләм үткәрелгән "Листая любимую книгу" исемле яшь рәссамнар конкурсында катнашып, дипломга лаек булды.

Балаларны китапханәгә тагы да күбрәк тарту максатыннан балалар китапханәсендә төрле түгәрәкләр эшен башлап җибәрә: "Рәсем түгәрәге", "Тылсымлы пластилин", кәгаздән уенчыклар ясау сәнгате "Оригами" һәм башкалар. Килегез, көтәбез, - дип хәбәр итәләр район балалар китапханәсеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев