Реклама
Яшь бадминтончыларны уен серләренә тренерлары Айнур Казанбаев өйрәтә.
17 гыйнвар көнне Әлмәт шәһәрендә “Татарстанның бадминтон өметләре” турнирының көньяк-көнчыгыш зонасы беренче этабының сайлап алу туры үтте.
Бәйгедә 114 яшүсмер катнашты. 2011 елгы һәм аннан яшьрәкләр арасында ялгыз разрядта Әмир Мадьяров – беренче, Илдан Балтаев – икенче, Нәзилә Галимова өченче урынны яулады. Яшь бадминтончыларны уен серләренә тренерлары Айнур Казанбаев өйрәтә.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз