Мөслимнең ашыгыч ярдәм бүлегенә 50 чакыру һәм мөрәҗәгать кергән
Соңгы ике көндә район үзәк хастаханәсенең ашыгыч ярдәм бүлегенә 50 чакыру һәм мөрәҗәгать булган. Шуларның 17се - йөрәк-кан тамырлары авырулары, 3е - көнкүрештәге тән җәрәһәте белән. Инфаркт кичергән бер райондашыбыз Яр Чаллы шәһәренең ашыгыч ярдәм хастаханәсенә салынган. Поликлиникада ашыгыч ярдәм бүлмәсе дә эши. Шәфкать туташы Гөлнур Латыйпова, фельдшер булмаган авылларга график нигезендә йөреп, планлы тикшерү дә үткәрә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев