Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслимнең 5 егете төнлә белән Симәк авылында яшәүче берәүләрнең ишек-тәрәзәләрен җимергән, хәтта үтерү белән янаган

16 июль көнне кичке 9.00 сәгатьләр тирәсендә район эчке эшләр бүлегенең дежур частенә Симәк авылында яшәүче бер хатын-кыздар шалтырату керә. Аның сүзләренчә, исрек хәлдә булган биш егет аларның өйләренә керергә, дип ишек-тәрәзәләрен җимерә.

Бүлекнең оператив хезмәте бер сәгать дигәндә вакыйга урынына барып, әлеге егетләрне тоткарлый. Район үзәгендә яшәүче бу ир-егетләр зыян күрүченең тәрәзәсен ваткан, ишеген җимергән, шул ук вакытта йорт хуҗасына тән җәрәхәтләре ясаган. Сораштыру вакытында, яшьләр үзләрен наркотикларга каршы көрәш хәрәкәте вәкилләре, дип таныта. Тик бу аларның тәртип һәм тынычлык бозу гамәленә аклану түгел.

Зыян күрүчеләр исә әлеге егетләрнең үтерү белән янауларын да хәбәр иткән. Медицина тикшерүе нәтиҗәсендә егетләрнең алкоголь эчемлек кулланулары ачыкдана. Бүгенге көндә тикшерү эше бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X